• Новости

    Кабиров Назметдин Кабирович прошел через германский плен

         Кәбиров Нәҗметдин Кәбир улы, А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабында китерелгән 1897 елгы перепись буенча, 1881 елда Бщзщкщ авылында Кәбир Гәбҗамалов һәм Бибифатыйма Дәүләтшина (ул вакытта кияүдәге хатын-кызларны да кыз чагындагы фамилияләре белән язганнар) гаиләсендә туа (стр.470, п.323). Беренче бөтендөнья сугышы башланганда аңа инде 33 яшь була. Сугышка алынганда ул гаиләле булгандыр дип уйлыйбыз.  

         Нәҗметдин абзый 1915 елның 15 июленнән 2 сентябренә кадәр барган “Польский мешок” операциясендә 1915елның 12 августында хәбәрсез югала. Түбәндә шул вакыйгалар турындагы архив язмалары белән таныштырабыз.

         Пленнан Нәҗметдин абзый исән калып авылыбызга кайта алды микән? Бу сорауга җавапны А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабында китерелгән 1925 елгы перепись нәтиҗәләре бирә (стр.510, п.435): ул вакытта 1920-21 елларда безнең якларда ачлыктан һәм эпидимиядән соң исән калып, Бәзәкә авылында яшәгән Кабиров Нәҗметдин гаиләсендә 4 кеше булган. Бу исәпкә Нәҗметдин абзый үзе, хатыны һәм 2 баласы керәдер. Бәлки авылда, күрше авылларда яисә шәһәрләрдә аның аның оныклары һәм оныкчыклары табылыр?

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться