• Новости

    Ханым вэ туташлар дикъкатенэ

        27 октябрьдә   Казанда  «Сөембикә»журналының беренче саны чыгуга 110 ел тулды.  Журнал 1913 елда чыга башлый, ә барлыкка килү тарихы матур риваятькә охшаш, әмма чиста хакыйкать булып тора.  Журналга нигез салучы Якуб Хәлили укытучы, мәгърифәтче. Ул ярлы гаиләдән була. Беренче хатыны үлгәч Себер сәнәгатъчесе Заһидулла Шәфигуллинның кызы Әсмага  өйләнә. Кияүгә чыгучы кәләшнең киявенә таләбе була - уртак тормыш, ул вакытта әле гаилә учакларыннан җәмәгать аренасына чыкмаган, татар хатын-кызларын агартуга багышланачак, кәләшнең бирнәсе шуңа тотылачак. Һәм шулай була да. Журналга нигез салынганнан бирле төп идея булып мәгърифәтчелек, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, аналар һәм балаларны социаль яклау тора. Бу идеялар  бүгенге көндә дә  актуаль булып кала.

        Шушы олуг юбилейга багышлап Бәзәкә авыл китапханәсендә «Ханым вә туташлар дикъкатенә” инфо-досье үткәрелде. Чарада китапханәче «Хатын-кыз галәме» дигән китап күргәзмәсе аша журналның тарихы, төп рубрикалары, төрле чыгарылышлардагы  мәкаләләре, редакция тарафыннан булдырылган "Сөембикә беләзеге" премиясе,“Көтә белгәннәр” флешмобы; 110 ел эчендә редакциядә хезмәт куйган журналистлар, язучылар турында сөйләде һәм аларның китаплары белән таныштырды. Шулай ук катнашучылар Укытучы һәм остаз елы буларак журналда басылган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры тарихын тыңладылар, М.Галиевка кушылып моңланып алдылар.

        Халык мәхәббәтен яулаган данлыклы журналның игътибарыннан безнең бәзәкәлелер дә читтә калмаган икән. Юбилей уңаеннан басылган сандагы фотоколлажда    хатын-кыз трактористлар Шарафутдинова Наталья һәм Минегулова Минҗиян апа елмаеп торалар. Менә шулай, белегез безне!

        Чара ахырында китапханәче журналның иң тәмле битендә - “Хуҗабикә” рубрикасында басылган Татарстанның бренды борай бәлеше пешерү серләре белән белән уртаклашты  һәм рецептларын катнашучыларга таратты.

                              

     Ф.Башаров

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться