Пленнан соң Кәлимуллин Гиләҗетдин абзый Бәзәкәгә кайта, Ул Бикмөхәмәт кызы Миннекамал белән бергә тормыш корып җибәрә. Аларның гаиләсендә кызы Мәхмүдә, улы Минемулла, кызлары Вәсимә һәм Сабира, уллары Сәетшәриф ( 1938-1958) һәм Мансур (1941-1974) туа. Гиләҗетдин абзый бик оста балта остасы була. Аның турында авылдашыбыз Фәния Латыйпова (Кәримова) әле күптән түгел үзенең истәлекләрендә язып чыкты безнең сайтта. А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабындагы 1925 елгы переписьта (стр.505, п.177) Кәлимуллин Гиләҗетдин гаиләсендә 3 кеше булуы турында язылган. Болар үзе белән бергә хатыны Миннекамал, кызы Мәхмүдә була.
Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, 1942 елның 15 январендә 46 яшьлек Гиләҗетдин абзыйны Бондюг военкоматы хәрби хезметкә алып, яман даны чыккан Суслонгер станциясе янындагы 31-нче запас укчы бригадага җибәрә. Шулай итеп ул икенче тапкыр солдат шинеле киеп ил сагына баса. Аның белән бергә Бәзәкәдән Азин Хаҗи (Азин Нуриәхмәт абыйның әтисе. 1897 елгы. 916 укчы полкта хезмәт итә. Казан шәһәрендәге госпитальдә 1942 елның 13 октябрендә яралардан үлә. Казандагы Арча зияратында күмелгән), Димухаметов Морат (1898 елгы. Моратов Гәрәй абыйның әтисе. 1942 елның 4 февралендә Суслонгердан марш ротасы белән фронтка җибәрелә. 1945 елның 18 апрелендә Германиядәге Бранденбург шәһәре янындагы сугышта һәлак була. 2 дәрәҗәле Ватан сугышы ордены кавалеры), Гайнуллин Имаметдин (Гайнуллин Миннәхмәт абыйның әтисе. 1897 елгы. 1942 елның 4 февралендә Суслонгердан марш ротасы белән фронтка озатыла. Каты яраланып бер кулын югалткач, 1942 елның19 маенда демобилизацияләнеп авылга кайта), Гимазетдинов Набиулла (1897 елгы. 1942 елның 4 февралендә Суслонгердан марш ротасы белән фронтка озатыла. 17-нче укчы дивизиядә хезмәт итә. 1942 елның 23 мартында Смоленск өлкәсендәге сугышларда хәбәрсез югала), Шагабетдинов Мулланур (Шиабиев Әхмәтнур абыйның әтисе. 1896 елгы. Сугыштан соң авылга кайта) һәм Хабибуллин Сагыйт (Хабибуллин Зиннур абыйның әтисе. 1897 елгы. 1942 елның 4 февралендә Суслонгердан марш ротасы белән фронтка озатыла. 17-нче укчы дивизиянең 641 укчы полкында хезмәт итә. 1943 елның октябрендә хәбәрсез югала) китәләр. Шулай итеп, Гиләҗетдин абзый белән сугышка киткән бу командадагы 7 бәзәкәленең 4-се сугыш кырларында ятып кала.
Ниндидер сәбәп белән (авыртыпмы, яраланыпмы) Гиләҗетдин абзый 1942 елның икенче яртыларында армиядән авылыбызга кайта. Озак та үтми, аны 1942 елның 22 декабрендә Бондюг военкоматы тагын армия сафларына җибәрә. Бу юлы аңа Казан шәһәрендә урнашкан 20-нче запас укчы бригадага юллама бирелә. Аның белән бергә Бәзәкәдән Мингазов Кирами (Шагыйрәбез Фәния апа Шакированың әтисе, 1910 елгы. 311-нче укчы дивизиянең 1069-нчы укчы полкында хезмәт итә. 1943 елның 22 июлендә Волхов фронтында Погостье авылы янында һәлак була), Миннахметов Нуриәхмәт (1909 елгы, 31-нче гвардия укчы дивизиясендәге 97-нче гвардия укчы полкында хезмәт итә. “За отвагу” медале кавалеры. Авылыбызга 1944 елның 18 январендә кайта), Башаров Лотфулла (Башаров Рәшитнең әтисе. 1916 елгы. Авылыбызга 1943 елның 2 июнендә кайта), Камалетдинов Фархетдин (Камалиев Рабыгетдин абыйның әтисе. 1892 елгы. 1943 елның маенда хәбәрсез югала). Бу командага кергән 5 бәзәкәленең 2-се сугыштан кайта алмый.
1943 елның азагында Гиләҗетдин абзый яраланганнан соң демобилизацияләнеп авылыбызга кайта. Шулай итеп, ике бөтендөнья сугышында катнашып, өч тапкыр солдат шинеле кигән Гиләҗетдин абзыйга, исән калып туган йортына кайту насыйп була.
1970 елда Гиләҗетдин абзый бакыйлыкка күчә һәм Бәзәкә авылы зыяратында җирләнә.
Бу язманы әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән Гиләҗетдин абзыйның оныгы Рәшидә Габдулла кызы Салиховага (Зәйнетдинова) олы рәхмәтебезне җиткерәбез!