Игътибар! Акция!
«Татарстан Республикасы Менделеевск Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” Бәзәкә авылы китапханәсе шагыйрь, популяр җырлар авторы Марсель Гыймазетдиновның тууына 80 ел тулу уңаеннан «Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз» дигән онлайн-акция игълан итә.
Акцияне оештыручы булып шагыйрьнең туган авылы - Бәзәкә авылы китапханәсе тора.
Акциянең максатлары һәм бурычлары:
-Марсель Гыймазетдинов иҗатын популярлаштыру;
-милли телләрне саклау, пропагандалау һәм үстерү;
- туган телдәге әдәби әсәрләргә уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү;
-туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү;
Акцияне оештыру:
-акция 2023 елның 10 ноябрь -10 декабрь вакыт аралыгында үткәрелә;
Акциянең шарты:
-акциядә катнашучылар М.Гыймазетдинов шигырьләрен укыйлар
Шигырьләрне түбәндәге сылтама буенча кереп алырга була
https://www.бизяки.рф/rus/muza
Акциядә катнашу өчен:
-Марсель Гыймазетдинов шигырен сайлап алырга
-видео төшерергә һәм үзегезнең Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәгә урнаштырырга
-шигырьнең исемен, катнашучы (яшен, яшәү урыны (регион, шәһәр, район, авыл) һәм оештыручы турындагы мәгълүматны язарга
-#МарсельГыймазетдиновныукыйбыз #Бизякинскаясельскаябиблиотека хештегын куеп видеоны урнаштырырга
-видеоның сылтамасын faniya-63@mail.ruэлектрон адресына җибәрергә
Акциядә яшенә, белеменә һәм яшәү урынына карамастан теләгән һәркем катнаша ала.
Акция нәтиҗәләре: барлык катнашучыларга да Диплом җибәреләчәк