• Новости

    Мехаматнур Назметдинов. Эниемэ

    Әниемә

    Газиз әнкәйләребезгә багышлыйм

     

    Әнкәй диеп сабый телен ача,

    Күкрәк сөтен имә назланып.

    Авыр сүзләр әйтмик әниләргә,

    Йөрмәсеннәр алар сызланып.

     

    Әниебез изге безнең өчен,

    Юлдаш безгә анын догасы.

    Озатып кала, кайтсаң каршы ала,

    Күз карасы, аның баласы.

     

    Маңгаенда тирән эзләр калган,

    Тормыш юлын узу авыр шул.

    Күзләрендә зур мәхәббәт аның,

    Мәрхәмәтле балам гына бул.

     

    Өстәл буе моңсыз Синнән башка,

    Син өйдә юк булган чагында.

    Рәхәт яшә, мәңге бәхетле бул,

    Газиз балаларың янында.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов. 2023 ел, 26 ноябрь

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться