• Новости

    Калимуллин Кираметдин-участник 2-х мировых войн. Часть 2

    Калимуллин Кираметдин-участник 2-х мировых войн. Часть 2

          Бөек ватан сугышы башлангач 49 яшьлек Кираметдин абзыйга тагын солдат шинеле кияргә туры килә: 1942 елның 8 мартында Бондюг военкоматы олы яшьтәгеләрне (45-50 яшьлекләрне) Казанга “рабочая колонналар”га җибәрәләр. Аның белән бергә Бәзәкәдән түбәндәге кешеләр армияга китә: Фәйрушин Әхмәдиша (1893 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Әхмәтзакиров Мифтахетдин (1904 елгы. 1942 елның июнендә авылга кайта), Әхмәтшин Миннәхмәт (1893 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Насифуллин Шагабетдин (1892 елгы. Авылга кайта, 1945 елда тагын хәрби хезмәткә алына), Газизов Галим (1896 елгы. Казандагы госпитальдә 1943 елның 17 мартында үлә), Шарафетдинов Мингазетдин (1892 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Камалетдинов Гимазетдин (1894 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Тухватуллин Минәхмәт (1895 елгы. Сәламәтлеге буенча комиссия үтми һәм 1942 елның 2 апрелендә авылга кайта), Башаров Шункар (1895 елгы. Сугыштан соң авылга кайта), Тухватуллин Минемехәмәт (1892 елгы. Сәламәтлеге буенча комиссия үтми һәм 1942 елның 2 апрелендә авылга кайта), Шарипов Гали (1896 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады).

         Кираметдин абзый хезмәт иткән “Рабочая колонна” кайда булуы турында туры мәгълүмәт табып булмады. Алар Казандагы күпсанлы хәрби заводларның берсендә хезмәт иткәннәрдер, чөнки 1943 елның 13 декабрендә “Казан ВПП”сы (военный пересыльный пункт) Кираметдин абзыйны Марий Республикасындагы Сурок тимер юл станциясендә уранашкан 46-нчы запас укчы бригадага җибәрә. Алга таба аны кайда хезмәт итәргә җибәрүләре турында тагын мәгълүмәтләр табып булмады.

    Димәк, Кираметдин абзый үзенең сугышчан юлын Көнбатыш Украинада тәмамлаган. Искәртеп китәбез, 1944-45 елларда бу якларда бандерачылырның күпсанлы отрядлары совет гаскәрләренә каршы аяусыз сугыш алып баралар.

         Бу сугыш Кираметдин абзый гаиләсенә зур югалту да алып килә: аның олы улы Кәлимуллин Мулламөхәмәт/Миннемулла/Мулла сугыш кырларында 1943 елның маенда хәбәрсез югала. Кече улы Фәрәхетдинне 1945 елның 24 январендә хәрби хезмәткә алалар. Ул 1947 елда демобилизацияләнеп Кемерово өлкәсендәге Сталинск (бүген Новокузнецк) шәһәрендә ФЗОда (фабрично-заводское обучение) электрослесарь курслары бетерә. 1947-51 елларда “Южкузбассуголь” шахтасында электрик булып эшли. Аннан соң авылга кайтып Гильфанова Сабирага өйләнә һәм алар 1954 елны Можга шәһәренә күчәләр. Ул анда 1954-60 елларда “Свет” пыяла заводында эшли. 1960 елны кире Бәзәкәгә кайталар. 1961 елны Фәрәхетдин абый НГДУ “Прикамнефть”ка электромонтер булын урнаша. 1984 елда вафатына кадәр ЦДНГ-1. ЦППН, ПРЦЭО ЭС өехларында эшли.

         Сугыш елларында Кираметдин абзыйның кызлары да фронтка киткән ирләрне алыштырып эшлиләр: олы кызы Мәүгидә колхозда тракторист булып көне-төне хезмшт куя, соңыннан озак еллар колхоз водокачкасында эшли. Кече кызы Марфуга Можга шәһәрендә леспромхозда эшли 

           1965 елның 17 апрелендә ике сугыш солдаты Кираметдин абзый бакыйлыкка күчә.

    Тулырак

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться