• Новости

    Минтимер Ахметзянов: солдат, внук солдата

    Минтимер Ахметзянов: солдат, внук солдата

         Наш земляк, сын Ахмедзянова Мансура Минегалиевича, внук фронтовика Великой Отечественной войны Ахмедзянова Минегали, Минтимер Мансурович Ахмедзянов назначен директором средней школы с.Ижевка. Минтимер, продолжая семейную традицию, как и дед Минегали, встал на защиту Родины в зоне СВО. В ходе боев он получил тяжелое ранение и в течение 7 месяцев проходил лечение в госпитале. После его демобилизовали по состоянию здоровья, и он вернулся домой. От имени всех земляков желаем ему крепкого здоровья и успехов в воспитании подрастающего поколения в традициях настоящих патриотов нашей родины!

          Дед Ахмедзянов Минегали 1913 года рождения был призван в РККА в первые дни войны 1 июля 1941 года в звании сержанта. Из 5 сержантов из их команды 4-х вернули обратно, видимо, для комплектования других команд младшими командирами. 16 января 1942 года его призвали повторно. 31 августа 1943 года после тяжелого ранения и лечения в госпитале в г.Горьком Минегали абзый отправили в Бизяки для долечивания. В феврале 1945 года его повторно призывают в РККА, откуда он демобилизуется 16 февраля 1946 года и окончательно возвращается в Бизяки.

        Менделеевск районының Ижевка мәктәбе укучылары солдатларга маскировка челтәрләре үрә, хатлар яза. Хәрби операциядән кайткан 28 яшьлек Минтимер Әхмәтҗановны ике ай элек директор итеп куйганнар. Аның белән укучыларда ничек итеп ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү турында сөйләштек.

         Мәктәптә бүген 89 укучы белем ала. Менделеевск районының мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Нәҗипов белдергәнчә, Минтимер – алар өчен зур табыш. Ул кәгазь эше белән генә патриотик тәрбия алып барам, дип йөрүчеләрдән түгел. Ватанпәрвәрлек хисен булдыру өчен яңа алымнар эзләргә дә кирәкми, ди. Телевидениедән бүгенге заман геройларын карарга, тарих белән кызыксынырга кирәк.

         – Элеккеге директор гаилә хәле буенча эштән киткәч, җәй буе аның урынына белгеч эзләдем. Газетага белдерүләр бирдем, кая гына мөрәҗәгать итмәдем. Шуннан соң бу вазыйфага Минтимерне билгеләдек. Исеме дә Минтимер, үзе дә тимер кебек, – ди Рәис Нәҗипов, егетне мактап. – Мәктәп директорларын җыеп: «Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романын бер көн эчендә укып чыккан идем. Безгә Ватанны саклаганда яраланган, анда катнашып, медальләр алган фронтовик эшкә килде», – дип таныштырдым. Мондый укытучыны башка күргән юк. Нинди мөмкинлегебез бар, бергәләп ярдәм итик, дидем. Район укытучылары ай саен бер көнлек хезмәт хакын хәрби операциягә ярдәм итеп күчерә.

         Минтимер мәктәпкә килгәндә, укыту эшләре буенча урынбасар, пешекче, савыт-саба юучы да булмаган. Ике көн эчендә барысын да тапкан ул. Укучылар да, укытучылар да үзен бик җылы кабул иткән. Мәгариф башлыгы, бар эшне ялт итеп башкара, дип мактады.

         Сүз уңаеннан, район башлыгы Радмир Беляев, «Аммоний» җәмгыяте белән берлектә «Яшь укытучы», «Яңа директор» гранты булдырганнар. Проектларны уңышлы яклаучылар арасында Минтимер Әхмәтҗанов та бар. Аңа 200 мең сумлык сертификат тапшырылган.

         Ижевкага юл уңаеннан Бәзәкә мәктәбенә сугылдык. Анда Минтимернең әнисе Тамара пешекче булып эшли икән. Моңа кадәр Менделеевскида яшәп, 7 ел элек Бәзәкәгә күченгәннәр. Ул – мәрхүм әтисе Мансур абыйның туган авылы. Әнисе рус милләтеннән булса да, Минтимер татарча аңлый, күпмедер дәрәҗәдә сөйләшә дә белә.

    – Өч бала тәрбияләдек. Минтимер – төпчеге. Улымны хәрби операциягә җибәрү бик авыр булса да, борчылуымны башкаларга күрсәтмәдем. Минтимергә һәрвакыт: «Синең белән горурланам», – дидем. Кечкенәдән балаларны, гадел һәм игелекле булыгыз, дип үстердек. Менә шушы ике сыйфатны каннарына сеңдердек. Катгый таләпләр куймадык. Минтимер белән сердәшләр без, бер-беребездән бер нәрсәне дә яшермибез. Ул бик нечкә күңелле, – ди Тамара ханым.

         Улының кечкенә чагын да искә төшерде ул. Минтимер 4 яшьтә үк укырга өйрәнгән икән. Бакчага баргач, сабыйларга китаплар укыган. Тәрбияче Лариса Владимировна: «Ул – минем булышчым. Минтимер укый, ә балалар тыңлый», – ди торган булган.

         Минтимер Чаллы автомеханик техникумын, КФУның Алабуга институтындагы инженерлык-технология юнәлешен тәмамлаган. Техникумда – мастер, шул ук вакытта автомәктәптә дә эшләгән ул. Узган ел октябрь аенда  повестка килгән. Гаилә башлыгының сүзе бер була: «Китәм».

         – Донецк Республикасының Угледар юнәлешендә хезмәт иттем. Беребез дә кире чигенмәдек. Барыбыз да җиңүгә ышандык. Кызганыч, февральдә сул аягым яраланды. Мәскәү табиблары ядрә кыйпылчыкларын алды. Җиде ай буе госпитальдә дәваландым. Аксаклап йөрдем. Мине яуга кире җибәрмәделәр. Нишләтәсең, шулай туры килде. Яудагы иптәшләремне онытмыйм, алар белән аралашып торам, – дип сөйләде Минтимер Әхмәтҗанов. – Өйгә кайткач, нәрсә белән шөгыльләним икән, дип озак уйландым. Бәхеткә, газетада директор кирәк, дигән белдерү күрдем. Тормышымны мәктәп белән бәйләвемә үкенмим. Кыенлыклар бар, әмма яңа эшкә өйрәнеп киләм.  Безне авырлыклар, киресенчә, чыныктыра гына.

         Минтимер үзен геройга санамаса да, укучылары аны шулай дип йөртә. Укучыларын көчле рухлы, физик яктан нык, ватанпәрвәр итеп тәрбияләргә тырыша ул. Мәктәптә спорт түгәрәге алып бара. Укучылары белән төрле чараларда катнаша. Тик аларга фронттагы хәлләр турында сөйләми.

         – Быел директорның тәрбия эшләре буенча киңәшче вазыйфасы булдырылды. Без яшь, энергияле Алексей Самаринны билгеләдек. Аның белән хәрби операциягә багышланган махсус почмак эшләдек. Хәрби музейны җиһазладык. Балалар белән бергәләп гуманитар ярдәм җыябыз. Клубка маскировка челтәре үрергә йөрибез. Бу эшне оештырган Фәнисә Нургалиевага рәхмәт, – ди директор.

         Минтимер әйтүенчә, халык битараф түгел. Фронттагы хәлләрне сораша, барысы да булышырга әзер. Ул үзе дә финанс ярдәме күрсәтә икән. Тик бу хакта безгә берни дә әйтмәде. Авыл җирлеге башлыгы Роза Мәсәгутова гына серне чиште: «Арабызда Минтимер кебек шундый олы йөрәкле, ярдәмчел кеше булуына бик сөенәбез. Акчалата булыша, ярдәмне илтеп тапшыра. Аны барыбыз да хөрмәт итә».

    Сәрия Мифтахова

     Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться