• Новости

    Файма Галимова. Сонармадык микэн?..

    Соңармадык микән?..

    Еллар узган саен үткәннәрне

    Күңелкәем өзелеп сагына.

    Ашка соңарган кунак кебек,

    Гомеркәем алга ашыга.

     

    Кодрәтемнән килсә азга гына

    Туктатыр идем вакытны...

    Биш кенә елга булса да

    Китерми торыр идем картлыкны.

     

    Кайтыр идем, тегеләй, болай

    Итәм диеп йөргән вакытларга.

    Ялгышларны кабатламый гына

    Ирешер идем максатларга.

     

    Фани дөньяның малы

    Бары да кала икән...

    Ник соң шуны Кеше

    Соңарып аңлый икән?..

     

    Ахирәткә мал кирәкми,

    Җирдә кылган изгелегең кирәк.
    Иткән изгелек, чиста күңелең –

    Кыямәттә булыр сиңа – терәк.

     

    Китап алып утырсам –

    Сүзләре истә калмый.

    Белгән догаларны кабатларга

    Тагын сүзләре телгә килми...

     

    Иртәрәк кирәк булган икән

    Алдагысын – соңгы йортың турында уйларга.

    Исләремә төшә дә – йокым качып

    Батам иксез-чиксез уйларга.

     

    Дөньясы да тыныч түгел,

    Газизләрен күпләр югалта...

    Мөмкин түгел гамьсез булып

    Битараф булып яшәргә.

     

    Фәймә Галимова. 19 ноябрь 2023 ел.

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться