Без бәхетле кешеләр
Кышның беренче аена,
Аяк басабыз иртән.
Ап-ак карлар яуды җиргә,
Раббыбыз безгә биргән.
Без бит бәхетле кешеләр,
Дүрт фасылны күрәбез.
Язын, җәен, көзен, кышын,
Барысын да яратабыз.
Раббым биргән гомерләрне,
Яшәп калыйк дус булып.
Күңелебез ак карлардай,
Булсын, шуңа сөенеп.
Ак карлар бит шундый чиста,
Аклык, сафлык билгесе.
Шушы матурлыкны күреп,
Бары килә яшисе.
Мехаматнур Нәҗметдинов. 30 ноябрь 2023 ел.