• Новости

    Жырлыйк эле

    Җырлыйк әле, бөтен дөнья моңга күмелсен


    Авылыбызның иң нечкә күңелле, хис-моңнарга бай кешесе; туган як табигатенә, җир кешесе игенчегә, мәңге яшел язларга һәм саф мәхәббәткә дан җырлаган шигырьләре белән танылган Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдиновның тууына 11 декабрьдә 80 ел тула.
    Шагыйрьне искә алу, аның җыр мирасын барлау максатыннан Бәзәкә авыл китапханәсендә «Жырлыйк әле, бөтен дөнья моңга күмелсен...» дигән караоке-бәйге үткәрелде. Бәйгедә «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы (мөдире С.Ф.Галимова), китапханәдә өлкәннәр өчен эшләп килүче «Хәят» аралашу түгәрәгенә йөрүчеләр һәм М.Гыймазетдинов иҗатын яратучы тамашачылар катнашты.
    Бәйгедә 2 турда көч сынаштылар: шагыйрьнең иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирү, һәм аерым шигырь юллары буенча җырны тану. “Шигырем һәйкәл, җырым маяк булса иде...” дигән беренче турда катнашучылар күңелендә шагыйрьнең иҗатына бәйле рәвештә күп кенә истәлекләр яңарды: шигырьләрдә язылган авылдашлар, истәлекле урыннар, шагыйрьнең иҗаты турында язган газета-журналлар һ.б., “Минем күңел җырны сөя, моңны ярата...” дигән икенче тур җырлы-моңлы үтүе белән күңелле, һәм М.Гыймазетдиновның яңа җырлары, яшь башкаручылар турында мәгълүматка бай булуы белән кызыклы булды, күңелләрдә горурлану уятты. Чөнки әле 5 ел элек кенә М.Гыймазетдинов сүзләренә 50 дән артык җыр булса, бүген инде бу сан 70 тән арткан. Менә шулай, белегез безне!
    Караоке үткәннән соң авылдашлар М.Гыймазетдиновның видеоязма аша укыган шигырьләрен тыңладылар, аның турында хатирәләрен яңарттылар.
    Шулай ук кичәдә ветеран-укытучы, М.Гыймазетдиновның тормышы һәм иҗаты турында “Гомер җырда калсын...” китабы авторы Р.Мөхетдинова катнашты, күп кенә якты истәлекләре белән уртаклашты.
    Гаҗәеп җылы аралашу, шагыйрь күңеленнән агылган җыр-моң белән үткән бу кичәдә стендтан безне моңсу елмаеп шагыйрь күзәтеп торды. Халык күңелендә иҗаты белән юл күрсәтүче маяк, авылдашлары күңелендә горурлык булып яшәвенә шагыйрьнең рухы да шат булгандыр дип ышанасы килә. (декабрь 2023 ел)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться