• Новости

    Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз

    Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз

     

    Бүген якташыбыз шагыйрь, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдиновның тууына 80 ел тулды.  Шушы истәлекле датага багышлап бер ай элек Бәзәкә авыл китапханәсе 10 ноябрь – 10 декабрь вакы аралыгыннда #МарсельГыймазетдиновныукыйбыз дигән онлайн акция игълан итте. Акциянең максатлары һәм бурычлары итеп Марсель Гыймазетдинов иҗатын популярлаштыру; милли телләрне саклау, пропагандалау һәм үстерү;туган телдәге әдәби әсәрләргә уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү;туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү билгеләнде. Акциядә катнашучыларның яшенә, белеменә һәм яшәү урынына карата чикләүләр булмады.

    Бәзәкә мәктәбе укучылары башлап җибәргән акциягә беренчеләрдән булып  Татарстан Республикасы Чирмешән районы китапханәчеләре кушылды, ә  ай дәвамында барлыгы акциядә Татарстан Республикасының Чирмешән, Баулы, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Ютазы, Кукмара, Теләче, Әгерҗе, Бөгелмә, Түбән Кама, Тукай, Менделеевск -   тулаем алганда  14 районнан  109 кеше катнашты, шуларның 20се мәктәп укучылары булды. Урнаштырган материалларны 45 909 кеше карады.  М.Гыймазетдиновның шигырен укыган видеоязма белән беррәттән шигыренә әзерләнгән видеопрезентацияләр, җырларын башкаручылар булды.

    Аеруча уңышлы чыгышлары белән  Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге китапханәдән Ә.Фәйзетдинова

     

    Әгерҗе районы Тәбәрле авыл китапханәсе әзерләгән чыгыш – Ф.Шагабиевның  башкарган җыры

    Зәй районы Югары Налим мәдәният йортыннан  Ф. Сибгәтуллин

     

    Менделеевск шәһәренең татар “Мирас” гимназиясе укытучысы Ф.Ахунҗанова

     

    тыңлаучыларның күңелен җәлеп итте.

     

    Бәзәкә авылыннан әлеге акциядә барлыгы 13 кеше катнашты, шулардан 7се Бәзәкә мәктәбе укучылары.

    #МарсельГыймазетдиновныукыйбыз акциясендә катнашучыларның барсына да зур  рәхмәтләребезне белдерәбез. Бу тормышта үз эзен, үз чаткысын калдырып киткән М.Гыймазетдиновның сокландыргыч шигырьләре бүгенге көндә халык күңелендә яши әле һәм киләчәктә дә яшәячәк дип ышанып калабыз.

    Бәзәкә авылы китапханәсе

     библиотека

    Гыймазетдинов Марсель Гильфанович

    Марсель Гыймазетдинов сузлэренэ жырлар

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться