Яңа елга теләкләр.
Ап-ак карлар яуган яңа елга
Ак күңелләр белән керәек.
Имин булса иде дөньялар дип,
Изге теләкләрне теләек.
Кеше генә түгел, җирнең җаны
Сыкрап - сызлый торган көннәрдә,
Кул күтәреп әни - әбилэр
Дога кыла бүген өйләрдә.
Һәм сорыйлар...
Тик бер теләк - җирдә тынычлык бир.
Раббым! Туктат сугыш - мәхшәрне.
Җирне ямьләп гөл-чәчкәләр үстер,
Тик таммасын сабый яшләре.
Яңа елны матур теләк белән
Каршыларга безгә кирәктер.
Буйдакларга - ярын,
Ялгызларга - парын,
Өметен җуйганнарга - өмет бир!
Хөрмәтле авылдашларым, чит җирләргә сибелгән бәзәкәлеләр! Барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм һэм йөрәгемнән чыккан изге теләкләремне ирештерәм.
Р.Туктаманова