• Новости

    Камалетдинов Гыймазетдин- участник 2-х мировых войн

    Камалетдинов Гимазетдин- участник двух мировых войн

         Камалетдинов  Гыймазетдин 1894  елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Таҗетдинов Камалетдин һәм Мөхәмәтсафина Гайнелхәят гаиләсендә соңгы 4-че бала булып дөньяга килә. Гаиләдә аннан башка Ахкияметдин һәм Фәрхетдин исемле абыйлары, Гайнеҗамал исемле апасы була (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.464, п.269).

         Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан яше тулгач армия хезмәтенә алынгандыр әле буйдак хәлдәге Гыймазетдин абзый. Ул хәрби хезмәтен 22-нче Нижегородск пехота полкында башлый. 1915 елның август-сентябрь айларында ул яраланып “93-й сводный эвакуационный госпиталь”ендә дәвалана. Шуннан аны 1915 елның 12 сентябрендә “Команда выздоравливающих для отправки в действующую армию”га җибәрәләр. Аннан маршевая рота белән Гыймазетдин абзыйны 6-нчы укчы полкка озаталар. Озак та үтми, ул 1915 елның 22 октябрендә ул тагын Герман фронтында яралана: уң кулының баш бармагы өзелә. Башта аны Гомель шәһәрендәге 1019 госпитальгә, ә аннан 1915 елның 19 ноябрендә Орел шәһәрендәге Николай чиркәве каршындагы 30-нчы госпитальгә җибәрәләр.

         Бу сугыштан Гыймазетдин абзый исән- имин калып туган якларына кайта. 1917 елгы һәм 1925 елгы переписьларда аның турында мәгълүмәтләр булмаса да (пленда булдымы икән, берәр шәһәрдә эшләдеме икән?), 1942 елның 8 мартында аны тагын Бәзәкәдән армиягә алалар- шулай итеп ул гомерендә икенче тапкыр бөтендөнья сугышында катнаша.

    Бөек ватан сугышы башлангач 48 яшьлек Гыймазетдин абзыйга тагын солдат шинеле кияргә туры килә: 1942 елның 8 мартында Бондюг военкоматы олы яшьтәгеләрне (45-50 яшьлекләрне) Казанга “рабочая колонналар”га җибәрәләр. Аның белән бергә Бәзәкәдән түбәндәге кешеләр армияга китә: Калимуллин Кираметдин (1893 елгы. Сугыштан 1945 елның августында кайта), Фәйрушин Әхмәдиша (1893 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Әхмәтзакиров Мифтахетдин (1904 елгы. 1942 елның июнендә авылга кайта), Әхмәтшин Миннәхмәт (1893 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Насифуллин Шагабетдин (1892 елгы. Авылга кайта, 1945 елда тагын хәрби хезмәткә алына), Газизов Галим (1896 елгы. Казандагы госпитальдә 1943 елның 17 мартында үлә), Шарафетдинов Мингазетдин (1892 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Тухватуллин Минәхмәт (1895 елгы. Сәламәтлеге буенча комиссия үтми һәм 1942 елның 2 апрелендә авылга кайта), Башаров Шункар (1895 елгы. Сугыштан соң авылга кайта), Тухватуллин Минемехәмәт (1892 елгы. Сәламәтлеге буенча комиссия үтми һәм 1942 елның 2 апрелендә авылга кайта), Шарипов Гали (1896 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады).

         Кызганычка каршы, Гыймазетдин абзыйның алдагы язмышы турында архив документаларында мәгълүмәтләр табып булмады. Алдагы язмышы нинди генә булмасын, Камалетдинов Гыймазетдин авылыбызның “Үлемсез полкы” исемлегегә кертелгән. Авылыбызның барлык Ватан солдатларын искә алып Җиңү бәйрәме алдыннан мәчетебездә искә алу догалары укыла. Шулар арасында ике сугыш солдаты Камалетдинов Гыймазетдин да бар.    

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться