• Новости

    Галимова Фаима Яна ел белэн котлый

    Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларым, милләттәшләрем, классташларым!

     

    Менә тагын бер елыбыз үтеп бара, җиһанга 2024 ел якынлаша. Һәммәгезне: яшегезне, картыгызны, олыгызны-кечегезне, улыбызны-кызыбызны туып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу үтеп баручы елдагы кайгы-хәсрәтләр, бәла-казалар шушы елда калсын, киләсе ел имин, шатлыкларга бай булсын; сугыш афәтләре туктасын, кайнар нокталардагы балаларыбыз исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар. Амин.

    Туып килүче елда бүгенге көндә сырхаулап ятучылар чирләренә дәва тапсын, җаннарына ул дәвалар шифа булсын. Ялгызлар насыйп ярларын табып бәхетле гаиләләр корсын, бу гаиләләрдә сау-сәламәт, гомерле балалар тусын; пар канатлылар тигез яшәсен, үпкәләү-көнләшү газаплары тормыш ямен җуймасын.Толларга Аллаһым үзе сабырлык бирсен: сабыр итик, сабыр итми нихәл итик?! Иртәгәге көнгә өмет итик, бүгенге көнебезгә, Аллаһыма шөкер итик.

    Вакытлар үтү белән табигатьтә генә ел фасыллары кабатлана, ләкин гомеребезнең бер елын ул юк итә. Якты дөньяда яшәвебезгә шөкер итеп, кайгы-хәсрәтләрне бүлешеп, шатлыкларны уртаклашып, бер-беребезне хөрмәт итеп туып килүче елда да яшик әле, милләттәшләрем. Рәхмәт.

    Фәймә Галимова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться