• Новости

    Туган конегез белэн, Рашит Хазинурович!

    Хөрмәтле “бизяки.рф” сайты кунаклары!

    Бүген Бәзәкә авылының чын патриоты, авылның  тарихын, тормыш-көнкүрешен, мәдәни тормышын яктыртып барган, бөтен дөньяга таралышкан якташларыбызны берләштергән “бизяки.рф” сайтына нигез салучы Калимуллин Рәшит Хаҗинур улының юбилейлы туган көне!

    Хөрмәтле Рәшит Хаҗинурович, Сез эшчән  һәм эзләнүчән, гел алга-  яңалыкка омтыла торган тынгысыз холыклы, төпле акыл белән җентекләп эш итә белгән дәрәҗәле шәхес. Сезнең туган авылыбыз язмышы, ил-көн язмышы  өчен янып яшәвегез сокландыра һәм күңелдә рәхмәт хисләре, горурлану  уята.  Сезне чын күңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз һәм ихлас теләкләребезне җиткерәбез - озын бәхетле гомер, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, эшегездә уңышлар телибез! Мөһим кешеләр һәрвакыт элемтәдә торсыннар, дусларыгыз терәк булсыннар, хәләлегез Гөлнур ханым белән бергә салган гомер сукмагы тигез һәм озын булсын, киләчәктә дә балаларыгызның игелеген күреп, авылдашларның ихтирамын тоеп яшәргә язсын.   

    Хөрмәт белән авылдашларыгыз.

    почетные люди









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться