Хөрмәтле авылдашлар, туганнар, дуслар!
Әкрен генә ап-ак карлар ява,
Искә төшереп балачагымны.
Чыршы тирәсендә дуслар белән
Җырлап, биеп йөргән чагымны.
Күңелләргә шатлык hәм моң салып.
Яңа ел да килә ашкынып.
Башта уйлар, хыял, өмет туа,
Бәйрәм хисләренә уралып!
Кәбисә ел килсә дә, дусларым,
Алып килсен безгә бүләкләр:
Иман байлыклары көн дә артсын -
Чын күңелемнән сезгә теләкләр.
Телим сезгә саулык, сәламәтлек -
Тормыш нигезләре бит шунда.
Туганнарны ялгыз калдырмагыз,
Дусларыгыз булсыннар янда.
Кем узенең мәхәббәтен тапкан,
Яратыгыз аны кадерләп.
Кемнәр үзен бәхетсез дип уйлый,
Ышаныгыз - барыбер килә!
Борчуларны иске елда калдырыйк,
Кайгы-хәсрәт үтсен читләтеп.
Йөзегездә елмаю балкысын,
Күңелләрдә гөлләр үстереп.
Бир зур бәхет, Раббем, дус-туганга,
Бир тынычлык илгә, Ватанга!
Бәзәкәбез гөрләп чәчәк атсын,
Үрнәк булып hаман, hаман да.