• Новости

    Фэния Башарова. Яна ел белэн!

    Хәерле көн, авылдашлар, сайт кунаклары.

     

    Менә тагын гомеребезнең бер елын артта калдырып киләсе 2024 елга аяк басарга әзерләнәбез. Күңелемнән шушы елда башкарылган эшләрне барлыйм. Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы”  дип билгеләнгән елда китапханә тарафыннан киләчәк буынга татар халкының гореф-гадәтләрен җиткерү буенча шактый эш башкарылган, үткәрелгән  чаралар һәркайсы бала күңеленә үз эзен салгандыр дип ышанасы килә.  Россиядә күләмендә “Педагог һәм остаз елы” буларак үткән елда конкурсларда катнашкан балаларыбызның уңышлары шатландыра, өлкән буын укуытучылар белән үткәрелгән очрашу җылы истәлек булып күңелдә саклана. Якташ шагыйребез М. Гыймазетдиновның 80 еллык юбилее уңаеннан  оештырылган Республикакүләм онлайн-акция дә уңышлы үтте. Авылдашыбыз иҗаты халык арасында популяр булуын китап укучылар раслады.

    Ә шулай да,  күңелгә иң зур сөенеч китергәне, махсус хәрби операциягә авылдашларның бердәм ярдәме булды. Чакыруны кабул итеп һәрдаим ярдәмгә килгән мәрхәмәтле авылдашларыма Аллаһның рәхмәтләре булсын. Әлбәттә,  белгертмичә ярдәм күрсәтүче якташларыбыз тагын да күбрәктер дип уйлыйм. Сезгә дә иң олы рәхмәтләрем. Киләсе елда да бердәм булып яшик!

    Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Сезгә исәнлек-саулык, хәерле гомер, куанычлы тормыш, эшегездә уңышлар  телим. Газизләре СВО да булган егетләрнең әти-әниләренә, гаиләләренә көч, сабырлык, рухый ныклык телим. Сезне киләсе елда бәхетле очрашулар көтсен. Дөньяга Яңа 2024 ел тынычлык,  иминлек  алып килсен! Барлык теләкләребез кабул булсын!   

     

    Мин үземне бик бәхетле саныйм,

    Көнләшсеннәр, әйдә, көнчеләр.

    Тормышымда очрап торды минем

    Киң күңелле, әйбәт кешеләр.

     

    Кайвакытта очрап торсалар да,

    Аяк чалучылар, көнчеләр.

    Өстен бул, дип, барлык ваклыклардан

    Кул суздылар әйбәт кешеләр.

    Рәхмәт, Сезгә - яхшы кешеләр!

    РӘХМӘТ, СЕЗГӘ, ЯХШЫ КЕШЕЛӘР! (Фәнис Яруллин)

     

    Ихтирам белән китапханәче Ф.Башарова

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться