• Новости

    Эллэ Язмыш

    Әллә язмыш...

    Яшьлекләрен чит җирләрдә уздырып, туган туфракка алып кайтып җирләнгән авылдашларга багышлыйм

     

    Әллә язмыш, әллә ялгыш

    Йөртә адәм баласын.

    Бәхет эзләп чыгып китә

    Бала калдырып,

    Газиз ата – анасын.

     

    Насыйп яры дигәне

    (Әллә инде тигәне) белән

    Үз ояларын коралар.

    Бер-бер артлы ул-кызлары,

    Якты дөньяга туа торалар.

     

    Эш, гаилә, балалар дип

    Үтә яшьлек еллары .

    Туган якны, дус-ишләрне сагынып

    Сүтелә гомер йомгагы.

     

    Олыгайгач та, балалар дип,

    Тибә бит ул – йөрәк.

    Инде оныкларны

    үстерешү өчен

    Ата-ана - зур терәк.

     

    Көзге көннәр,

    Салкын кышлардан соң
    Җылы язлар килә җиргә.

    Еллар узган саен ара гына

    Ерагая бара туган илгә.

     

    Җылы яктан кошлар кайта,

    Туган якны сагынып өзелеп.

    Киткәннәр дә кайта...

    Туган туфракка,

    Ләкин... ак кәфенгә төренеп.

     

    Фәймә Галимова. 2023 ел, декабрь









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться