• Новости

    Камалетдинов Шарафетдин-участник первой мировой войны

    Камалетдинов Шарафетдин- участник первой мировой войны

         Камалетдинов Шәрәфетдин 1895 елда Алабуга өязе Салагыш волостена кергән Бәзәкә авылында Камалетдин Сагындыков һәм Гилминиса Таҗетдинова гаиләсендә иң кече уллары булып туа. Аннан башка гаиләләрендә 3 абыйсы һәм 3 апасы була (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”. стр.457, п.207).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 1915 елны 19 яшьлек әле буйдак Шәрәфетдинне армиягә алалар һәм 109-нчы Волжск пехота полкына җибәрәләр. Архив документларында 109 пехота полкының 15 ротасы рядовое Камалетдинов Шәрәфетдиннең 1915 елның 9 ноябрендә “гнойное воспаление правого уха” диагнозы белән “Ермаковск.распределительный госпиталеннән” Мәскәү шәһәрендәге 74-нче Красноворотск госпиталенә күчерелүе турында язма табылды.

         Кызганычка каршы, арзив документларында да, А.Х.Мәхмүтованың авылыбыз тарихы турындагы китапларында да Шәрәфетдин абзый алдагы язмышы турында мәгълүмәтләр табып булмады. Тагын сугышка китеп яраланса, хәбәрсез югалса, пленга төшсә берәр документ булыр иде. Димәк, безгә Камалетдинов Шәрәфетдин сугыштан исән кайткандыр дип өметләнергә була. Алга таба ул авылыбыздан чыгып киткәнме, яисә безнең якларда 1920-21 еллардагы коточкыч эпидемия вакытында (ул вакытта авылда 3 кешенең берсе үлә!) вафат булганмы? Бу сорауларга без җавап бирә алмабыз инде хәзер.

         Камалетдинов Шәрәфетдинне, ил солдаты буларак, һәр елны Җиңү бәйрәме алдыннан мәчетебездә искә алып догалар укылычак.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться