• Новости

    Мэрхэмэтле йорэк кочлерэк

    Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк

       Яңа ел каникуллары тәмамлану белән Бәзәкә авылының өлкән яшьтәге хатын-кызлары  махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен авыл китапханәсенә җыелдылар. Аларның сафлары бу елда тагын да артты. Китапханәче иң элек  2024 елның Волонтерлык хәрәкәте һәм волонтер турында таныштырып китте. Волонтер - бушлай, шәхси инициатива буенча җәмәгатьчелеккә файдалы эшләр белән шөгыльләнүче кеше. Волонтерларны хайваннар өчен приютларда һәм картлар йортларында, урман янгыннарында һәм музыка фестивальләрендә, хосписларда һәм кешеләргә ярдәм кирәк булган башка урыннарда очратырга мөмкин. Шулай ук, безнең ярдәмчел авылдашларыбыз да актив волонтерлар. 

      Шушы ике көндә авылдашларның  кайгыртучан куллары белән СВО өчен йөзләгән ватниклар һәм салфеткалар әзерләнде.

     Безнең көчебез бердәмлектә,  ярдәм һәм  кайгыртучанлык күрсәтүдә. Үз кулларыбыз белән эшләгән игелек солдатларыбызга ярдәм итәр, Җиңүгә илтер  дип ышанабыз. Киләчәктә дә бу эш дәвам итә. Җанында шәфкать, күңелендә мәрхәмәт булган кешеләрне безгә кушылырга чакырабыз.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться