Латыйпов Ахматзариф- участник первой мировой войны
Латыйпов Әхмәтзариф (Зариф) 1883 елда Вятка губерниясе Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Мөхәмәтлатыйп Гапсаттаров һәм Минегафа Габделвәлиева гаиләсендә өченче бала булып туа. Аның Шәмсеҗиһан апасы (1877 елгы), Мөхәмәтзакир абыйсы (1879 елгы), Шакир энесе (1887 елгы) була 1897 елдагы перепись вакытында (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”. Стр.460-461, п.235).
20 гасыр башында ул Тамбов губерниясендәге Козлов (бүген Мичуринск) шәһәрендә яши. Безнең авыл ир-атлары яхшы балта осталары була. Бәлки берәр артель белән ул шул якларга эшкә ялланганнардыр. Козлов шәһәреннән үк инде гаиләле булган Әхмәтзариф абзый беренче бөтендөнья сугышына китә (“Уведомление о приеме”). 1915 елның 1 февралендә уң кулы яраланган 13-нче Белозерск пехота полкы солдаты Латыйпов А. Кызыл Хаҗ госпиталеннән Мәскәүдәге Садовники урамындагы 11-нче йортта урнашкан лазаретка күчерелә.