• Новости

    Махмутгалиев/Мухаметгалиев Мухаметгарай-пропал без вести на первой мировой войне

    Мәхмүтгалиев/Мехәмәтгалиев Мехәмәтгәрәй- пропал без вести на первой мировой войне

        Архив документларында Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туып үскән 188-нче Карс пехота полкы солдаты “Махмет-Галипер Махмет-брей” 1916 елның 22 сентябрендә Желнувка авылы (бүгенге Украинадагы Тернополь өлкәсе) янындагы сугышларда хәбәрсез югалды дигән язма табылды. Фамилиясе һәм исеме, күренеп тора, бик нык үзгәртеп язылган: бу Мәхмүтгалиев Мехәмәтгәрәй дә, Мехәмәтгалиев Мехәмәтгәрәй дә булырга мөмкин. Военнопленныйлар картотекасын аерым өйрәнү бернинди дә яңа мәгълүмәтләр бирмәде: 188-нче пехота полкыннан пленга төшкән солдатлар арасында андый исем-фамилияле кеше табып булмады. Бу военнопленныйлар картотекалары юкка чыккан микән, әллә Мехәмәтгәрәй абзый дошманнар кулында калган территориядә сугыш кырында ятып калдымы икән? Моны инде без белә алмабыз...

         Әмма илебез солдаты Мехамәтгәрәй абзый онытылмады- ел саен Җиңү бәйрәме алдыннан Бәзәкә авылы мәчетендә барлык солдатларның исемнәрен атап догалар укыйлар. Алар үзләренең авылына, кайда һәлак булуларына карамастан, шулай әйләнеп кайталар. Рәхмәт яусын авылыбызның мәчет картларына шундый олы изге эшне башкарган өчен!

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться