• Новости

    Ватан солдаты Хабибуллин Сагыйтнен язмышы ачыкланды

    Ватан солдаты Хабибуллин Сагыйтнең язмышы ачыкланды

         Хәбибуллин Сәгыйт 1986 елда Бәзәкә авылында туа. А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабында китерелгән 1925 елгы переписьта Хәбибуллин Сәгыйдулла гаиләсендә 4 кеше булуы язылган (стр.508, п.301). Болар, мөгаен, әти-әнисе, үзе һәм хатыны Маһинур булырга тиеш. 1941 елның январендә аларның бердәнбер улы Зиннур туа.       

    Хабибуллин Сәгыйт сугышка китәр алдыннан колхозда ипи пешерүче булып эшли. Хатыны Маһинур, гаиләсендә 2 кеше була (хатыны, улы Зиннур).

         1942  елның 15 январендә Бондюг райвоенкоматы Татвоенкомат әмерен үтәп 75 ир-атны яман аты чыккан Суслонгердагы 31-нче запас укчы бригадага беренчел хәрби әзерлек үтәргә җибәрә. Бу командада Хабибуллин Сәгыйт белән бергә тагын түбәндәге бәзәкәлеләр дә була: Кәлимуллин Гиләҗетдин (1896 елгы. Сугыштан авылыбызга исән кайта), Азин Хаҗи (1897 елгы. 1942 елның 13 октябрендә Казандагы 361-нче госпитальдә яралардан үлә, Арча кыры зыяратында (Казан) күмелә), Димөхәмәтов Морат (1898 елгы. Сугышларда 3 тапкыр яралана, дүртенче ярадан соң Германиянең Бранденбург шәһәре янында 1945 елның апрелендә һәлак була, “2 дәрәҗәле Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә), Гайнуллин Имаметдин (1897 елгы. 1942 елның май аенда яралардан соң 2 группа инвалид булып бер кулсыз авылга кайта. 1970 елда вафат), Гыймазетдинов Набиулла (Смоленск тирәсендәге сугышларда 1942 елның 24 мартында хәбәрсез югала), Шагабетдинов Мулланур (1896 елгы. Сугыштан авылыбызга кайта). Шулай итеп бергә фронтка киткән 7 бәзәкәледән 3-се генә авылыбызга әйләнеп кайта ала сугыш кырларыннан...

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться