• Новости

    Фания Каримова (Латыйпова): минем истэлеклэрем

    Фәния Кәримова (Латыйпова): минем истәлекләрем

         Бездән бер өй аша гына Башарова Газдәттәй белән улы Фоат яшәделәр. Өйләре урам яктан кешеләрнекеннән аерылып тормаса да, ишек алды ягыннан караганда бик озын, бик текә биек баскычтан менәргә кирәк иде. Һәм 2 зур пространствоны үткәч урам якта зур бүлмә, тагын параллельно кухня кебек озын тар бүлмә бар иде. Шунда ук пичләре, Газдәттәйнең киндер суга торган бик зур станогы бар иде. Бу өй Башаровларның нәселенең төп йорты булганга, калганнары башка чыккач, Башаров Мулланур абай (1888 елгы) төп йортта калган. Узган гасырның 30-нчы елларында политик репрессияләргә эләгеп, Мулланур абай 1945 елның январендә Казан янындагы Свияжск утравында ИТК-5 (исправительно-трудовая колония) вафат була. Шулай итеп бу йорт та ир-атсыз кала...

         Сугыш елларында, сугыштан соңгы авыр елларда Газдәттәй белән Фоат та безнең кебек бәләкәй арба белән әрәмәгә утынга йөрделәр. Кыш көне безнең әнәй утынны сыер җигеп ташыды, ә Газдәттәйләр кыш көне дә бәләкәй чана тартып ташыдылар. Өйләре бик зур булып, җылытырга көчләре җитмәгәнгәдер инде, алар өйләренә Ворошилов колхозының конторасын керттеләр (ул вакытта авылда Сталин исемендәге колхоз Түбән очта, Ворошилов исемендәге колхоз Югары очта иде).

        Ворошилов колхозының председателе Таҗиев Фәрди абай булды (мин бәлки икеләнгән дә булыр идем, әгәр Әхмәтҗанов Минемехәмәт абайның килене Сәриянең язмасында: әтәй 1946 елны сугыштан кайткач Ворошилов колхозында эшли башлаган, Таҗиев Фәрди председатель булган дигәнне укымасам). Бригадир Гатауллин Мехәмәй абай иде. Ни өчендер җыелышны бездә җыялар иде. Әтәй сугышка китәр алдыннан гына яңа өйгә безнең гаилә башка чыккан, шуның өчен өйдә бер җиһаз да юк, өй бик зур иде. Бүлмә тактасы буенда әнәйнең кияүгә чыккан сандыгы һәм бик зур урындыктан башка бер нәрсә дә юк иде. Түрдән ишек төбенә кадәр озын скамейка бар, бәлки, аны колхоз ясаткан булгандыр. Түрдә аркылыга 3-4 кеше сыярлык җыелыш алып баручыларга скамейка. Керосин югында, зур табага чыра ягып, өстәлнең бер башы янып чокырланып калган калган иде. Җыелышка бик күп кеше килә, хатын-кызлар озын скамейкага утыра, ир-егетләр идәнгә, ишек топсасына утыралар. Зур урындыкны аударып, аңа 2 кеше утыра. Сыймаган кешеләр гөлмәч буенда басып торалар, кече якка безнең янга да кереп утыра хатын-кызлар. Безнең кече якны бүлгән тактада бер генә күз белән күрерлек тишек бар иде. Менә шуннан без энебез Шәрифҗан белән алмашып, җыелыш барганын карый идек. Җыелыш безнең өчен бәйрәм була торган иде. Тыныч кына сөйләшәләр, бар да уен-көлке уза. Җыелыш беткәч кешеләр тарала, өйдә шул чаклы ямансу-күңелсез булып кала, өй дә бик нык суына. Әнәй тиз генә мичкә яга, апалар өйне җыештыра башлый. Менә шулай без көз-кыш айларында җыелышларны кутеп ала торган идек ел саен.

         Шулай ничә еллар булгандыр, хәтерләмим. Мехәмәй абайның яхшылыкларын  минем язганым булды. Фәрди абай да бик яхшы, ярдәмле, ачуланып сөйләми торган иде. Беркемгә дә, беркайчан да начарлыгы тимәде. Ул елларда кемнәр соң колхозда эшләде? Күбрәк ирләре сугышта үлеп калган ирсез хатыннар, эшкә яшьләре дә җитмәгән ир һәм кыз балалар, карт бабайлар. Минем Хәдичә апа яшендәге 14-15 яшьлек кызлар, егетләр хәзер дә күз алдында торалар. Болар Шиабиева Мәрдетҗә, Бәхтегәрәева Хәдичә, Шаяхметов Сәетгали, Кәримова Хәдичә, Бәхтегәрәева Зафира, Кәлимуллин Мехәмәтнур, Гатауллин Мәгъсүм, Ибәтуллин Әхәт, Ибәтуллин Фоат- алар бик күп, язып бетерлек түгел.

         Фәрди абай үзе дә сугышта булган, 3 бала белән хатыны  Газдәбануттәй калган. Шуңа күрә ул аңлаган  авырлык белән яшәгәнне. Газдәбануттәй дә мин начальник хатыны дип өйдә утырмады, колхозда бергә эшләдек. Кызлары Галиябану белән 1946 елны 1 класста укый башладык. Матур елмаюы, киемнәре белән без ятимнәрдән аерылып торса да, без 6 кыз гел бергә булдык. Хәтта балан, гөлҗимеш җыярга да әрәмәгә бергә йөрдек. 2023 елның җәендә Сәләхетдин Таҗиев үзенең телефонында апасы Галиябану белән тоташтырды. 67 ел үтүенә карамастан, шул ук ягымлы тавышлы Галиябануны ишетүгә, югалып калдым. Аз гына вакытта хәбәрләрне белешеп, балан, гөлҗимеш җыйганнарны искә алдык. Шулай да, бары тик өмсенеп кенә калдым: эх, телефон номеры булса, шалтыратып туйганчы сөйләшер идем дип. Исән-саулар булгач, беребезнең хәлен беребез сирәк булса да белешеп тору нинди күңелле, рәхәт!

         Сүземне Газдәттәй белән Фоаттан башлаган идем. Ворошилов колхозы белән Сталин колхозы кушылып, Түбән очка күчкәндә, Фоат үтә чыккан гына яшьтә иде инде. 1936 елгы булса да, без 1939 елгылар белән бергә укырга керде. Бик яхшы укыды. Яхшы гына эшләрдә эшләп өйләнде. Яңа өй салдылар, 3 ир бала үстерделәр. Кызганыч, Шәмсия дә, Фоат та яшьли хлделәр.

    Фоат Башаров Пинәрә күлендә

         Язуымны бетергәндә шуны әйтәсем килә: арабыздан бакыйлыкка күчкән яхшы, ягымлы, миһербанлы абайлар, апалар, күршеләрем, классташларым, яшьтәшләрем сез минем хәтеремдә, мин сүзне онытмыймын, урыннарыгыз оҗмахта булсын! Исән-сауларга, балаларыгызга, оныкларыгызга тазалык, тыныч тормыш, бәхетләр теләп калам.

    Фәния Латыйпова, 2024 ел, январь. Красноярск крае, Железногорск шәһәре

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться