• Новости

    Гайнетдинов Мингазетдин-участник первой мировой войны

    Гайнетдинов Мингазетдин- участник первой мировой войны

         Гайнетдинов Мингазетдин 1891 елда Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Гайнетдин һәм Хәсбиҗамал Зайнетдиновлар гаиләсендә туа. Гаиләләрендә аннан башка апасы Сәхибҗамал, абыйлары Гиләҗетдин, Ахунҗан, Гимазетдин һәм энесе Хабибулла була (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбыль моя, Бизяки”, стр.433-434, п.8).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Мингазетдин абзый армияга чакырыла һәм 16-нчы пехота полкына җибәрелә. Хәрби хезмәте вакытында 1916 елның 13 мартында чехотка белән авырып, 1916 елның  4 апрелендә Украинаның Чернигов өлкәсе Плисск уездындагы госпитальгә урнаштырыла.

         Сугыштан соң Мингазетдин абзый исән-сау булып авылыбызга кайту бәхетенә ирешә. Бу дәлилне А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабындагы 1925 елгы перепись документларыннан таптык (стр.510, п.387): аның гаиләсендә 3 кеше була (үзе, хатыны, баласы?). Бәлки бу язианы укыгач, Мингазетдин абзыйның оныклары үзләренең бабасын танырлар?

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться