Минибаев Мехамат-участник первой мировой войны
Минибаев Мехәмәт Вятка губерниясендәге Алабуга өязе Салагыш волостенындагы Бәзәкә авылында дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач аны армиягә алып, 3-нче Европа укчы полкына җибәрәләр. 1916 елның 30 октябрендә Мехәмәт абзый яраланып 333-нче күчмә госпитальгә урнаштырыла. Кызганычка каршы, А.Х.Мәхмүтованың “Колыбель моя, Бизяки” китабындагы переписьлар списогында аның гаиләсе турында бернинди дә язма табылмады. Бәлки, ул аларда икенче төрле фамилия белән язылгандыр- ул вакытларда паспортлар булмый бит, кеше ничек әйтә, шулай язганнар да исем-фамилияләрен. Шулай ук архив документларында да Мехәмәт абзый турында берни дә табып булмады. Бу безгә Минибаев Мехәмәт, бәлки, сугыштан исән килеш авылга кайту бәхетенә ирешкәндер дигән өмет бирә.