• Новости

    Мехаматнур Назметдинов. Адэм баласы

    Адәм балалары

     

    Басып торам олы юл чатында,

    Еракларга төбәп күземне.

    Адәм баласының гомерләре,

    Шушы юлга охшаш түгелме?

     

    Бик шулай шул, газиз кардәшләрем,

    Башта бик киң, соңыннан тарая.

    Тормыш сукмакларын уза-уза,

    Адәм баласы да картая.

     

    Юллар-юллар, адәм балаларын,

    Алып китә, кире кайтара.

    Үз өенә, торган нигезенә,

    Насыйп булсын кире кайтырга.

     

    Атлап караганың бармы олы юлдан?

    Ул һаман киң, бер дә тараймый.

    Күтәрелеп офыкларга кара,

    Бар да бик нык, бер дә сыгылмый.

     

    Һәрвакытта адәм балалары,

    Белсә иде тормыш кадерен.

    Раббым биргән  шушы нигъмәтләргә,

    Укыса иде белгән догасын.

     

    Адәм балалары килә, китә,

    Һәр нәрсәнең соңгы көне бар.

    Карлар да бит эреп агып китә,

    Гомерләр дә шулай үтәләр.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов

    5 февраль, 2024 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться