• Новости

    Миннехузин Минахмат погиб в боях в Белоруссии

    Миннехузин Минахмат погиб в боях в Белоруссии

         Миннехуҗин Минеәхмәт 1887 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Миннехуҗа Ильясов гаиләсендә туа (никтер әнисе турында язылмаган документта, бәлки, исән ул булмагандыр инде 1897 елда). 1897 елдагы перепись  буенча ул вакытта аның апасы Әсхәбямал (1874 елгы), энеләре Сәидмехәмәт (1889 елгы), Мехәмәтзакир (1894 елгы) һәм сеңлесе Бибизәйнәп (1896 елгы) була (А.Х.Мәхмүтова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.466, п.290).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Минеәхмәт абзый хәрби хезмәткә чакырылып 165-нче Луцк пехота полкына җибәрелә. Белоруссиянең Гродно өлкәсе Новогрудск районындагы Любча авылы янындагы сугышларда (“Горлицкий прорыв”) 1915 елның 19 апрелендә ул 28 яшьтә һәлак була. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Минеәхмәт абзый белән бер үк көнне, шул ук Любча авылы янында 165-нче Луцк пехота полкы солдаты, бәзәкәле Фәхретдинов Юныс да һәлак була. Шулай итеп ике Бәзәкә егете Белоруссия җирендә бер кабергә күмелеп мәңгелек тынычлык табалар...

          Бәлки, сугышка киткәндә инде Минеәхмәт абзыйның гаиләсе булып, балалары да булгандыр. Бүген бу язмаларны укып аның оныклары яисә оныкчыклары үзләренең бабаларының язмышын белә алырлар.

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться