• Новости

    Кеше гомерлэре берэу генэ

    Кеше гомерләре берәү генә

    Йөрәгемнән чыккан  сагыш белән,
    Язам сезгә шушы юлларны.
    И, Раббыбыз, туктат сугышларны,
    Бер гаепсез ага каннары. 

    Җиңү дә юк монда, җиңелү дә,
    Ата-ана кала, сабыйлар.
    Кеше язмышларын утка салган,
    Җавапларын ничек бирерләр.

    Хак Раббыбыз Адәм балаларын,
    Барсын да бит тигез яраткан.
    Кеше гомерләре берәү генә,
    Бик күпләре кайтмас бу яудан.

    Солдатларның язган хатларын да,
    Укыганда йөрәк кысыла.
    Тормыш кадерен анда беләсең шул,
    Ачы яшьләр күзгә тыгыла.

    Башларында зиһен, гәүдәләре төзек,
    Кайтса иде аннан солдатлар.
    Туган йортка, торган җирләренә,
    Әтием дип көткән сабыйлар. 

    Сугыш кырларында җанын биргән,
    Булсын алар хәер-догада.
    Хак Раббыбыз сабырлыклар бирсен,
    Ата-ана, хатын, балага.

    Мехаматнур Нәҗметдинов
    12.02.2024 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться