Кышкы елмаю
Кар ява да кар ява,
Көрәми ятып кара.
Каплап китәр дөньяңны,
Ача алмассың калкаңны.
Чыктым мин дә уфтанып,
Кулыма көрәк алып.
Ата- ата бу карны,
Инде хәлем калмады.
Эрер әле яз җиткәч,
Калмас бөртек кары да,
Диеп үземне юаттым,
Көрәкне торып аттым.
Кереп куйдым чәйнекне
Телеп кара ипине.
Баллап майлап яндырып
Эчтем тәмләп чәемне.
Ятып бераз ял иткәч,
Җитәр әйдә, тор диеп
Чыгып кабат көрәкне
Кардан табып алдым да
Тотындым кар көрәргә.
Әле дә ярый кар ява,
Мин ялкауга эш таба.
Йөри алам әле диеп,
Эшли алганга сөенеп.
Җиңдем бүгенгә карны,
Иртәгә көрәрмен тагын.
Рәмзия Туктаманова. Февраль, 2024 ел