• Новости

    Муллахметов Минахмат-второй кавалер Георгиевской медали 4 степени («За храбрость») из Бизяков

    Муллахметов Минахмат-второй кавалер Георгиевской медали 4 степени

    («За храбрость») из Бизяков

         Муллахметов Минәхмәт абзый Бәзәкә авылыннан беренче бөтендөнья сугышында катнашып, 4 дәрәҗә Георгий медале белән бүләкләнгән икенче кеше (Беренчесе- авылдашыбыз Нуруллин Ахмадиша). Аның турында түбәндәге язмабыз.

         Муллахметов Минәхмәт 1893 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Муллахмәт Шәрәфетдинов (1855 елгы) һәм Фәрхеҗиһан Габделгаллямова (1870 елгы) гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләләрендә 1897 елдагы перепись вакытында Маһисрур апасы (1890 елгы) һәм Миниямал сеңлесе (1896 елгы) була (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.445-446, п.105).

    Киевтагы 5-нче земский госпитальдә булганда 1916 елның 12 январендә Минәхмәт абзыйны сугыштагы батырлыклары өчен 4 дәрәҗә Георгий медале (За храбрость) белән бүләклиләр.

    4 дәрәҗә Георгий медале (За храбрость) белән бүләкләнгәч, Минәхмәт абзыйны, яраларының авырлыгын искә алып, 1917 елның 23 январендә Киев шәһәреннән Мәскәүдәге В.Е.Морозов исемендәге шәһәр балалар больницасы каршындагы госпитальгә күчерәләр.

    Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 21 яшьлек Минәхмәт абзыйны хәрби хезмәткә алып, 271-нче Красносельск пехота полкына җибәрәләр. Солдат язмышы аны бер уттан алып икенчесенә салгандыр: Минәхмәт абзый сугыш елларында 2 тапкыр яраланып 4-тән артык госпитальләр аша үтә. Беренче тапкыр ул Герман фронтында 1916 елның 9 февралендә каты авырып Мәскәүдәге госпитальгә, ә аннан 1916 елның 2 мартында Казандагы 12-нче шәһәр госпиталенә озатыла.        

    Дәвалау тәмамлангач, 1916 елның 14 апрелендә Минәхмәт абзыйны “2-я Казанская команда выздоравливающих”ка күчерәләр. Ә аннан инде тагын фронтка үзенең 271-нче пехота полкына әйләнеп кайта.

    1916 елның 29 октябрендә Австрия фронтындагы сугышларда Минәхмәт абзый каты яралана: “тяжелое огневое осколочно-снарядное ранение с повреждением костей верхней конечности”. Аны сугыш кырыннан эвакуацияләп 1916 елның 7 ноябрендә Киев шәһәрендәге 5-нче земский госпитальгә салалар.

         Шундый авыр яралардан соң Минәхмәт абзый бүтән фронтка кайтмагандыр дип уйлыйбыз. Ләкин Бәзәкә авылындагы 1917 елгы һәм 1925 елгы перепись документларында аның исемен дә, әти-әнисенең исемнәрен дә табып булмады. Бәлки әти-әнисе инде исән булмагандыр, ә Минәхмәт абзый башка урынга күчеп киткәндер. Шулай да өметләнәбез: бәлки аның балалары һәм оныклары бу язманы укып үзләренең данлыклы бабаларының сугыштан соңгы язмышын сайт укучыларына сөйләрләр.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться