• Новости

    Марсель Гыймазетдинов укулары

    Марсель Гыймазетдинов укулары

     

    14 март көнне Менделеевск шәһәренең “Мирас татар гимназиясе”ндә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Марсель Гыймазетдинов исемендәге III Региональ укулар узды.

     Укуларның оештыручысы булып Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәренең мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәренең “Мирас татар гимназиясе” тора. Укуларда татар халкының әдәбияты һәм мәдәнияте үсешена зур өлеш керткән Марсель Гыймазетдинов hәм башка җирле төбәк әдипләренең тормышы һәм иҗади эшчәнлеге төрле юнәлешләрдә өйрәнелә һәм  тикшерелә.

    Укуларның максаты һәм бурычлары булып:

    1 Марсель Гыймазетдиновның тормышын, иҗатын өйрәнү һәм аны педагогик җәмәгатьчелеккә таныту, пропагандалау һәм популярлаштыру;

    2 Төбәк әдипләребезнең иҗатын өйрәнү аша халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләүне, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

    3 Иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;

    4 Сәнгатьле уку осталыгын камилләштерүдә укучыларга шартлар тудыру;

    5 Әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү;

    6 Әдәби-шигъри әсәрләргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү тора.

    2 бүлектән торган укуларны  “Мирас татар гимназиясе” укытучылары Ф.Ф. Ахунҗанова һәм Л. Муллахмәтова алып бардылар. Беренче өлешендә М.Гыймазетдинов иҗаты буенча эзләнү эшләрен яклап ГБМБУ “4 нче урта белем бирү “Каһарманлык һәм хәрби дан” мәктәбе” укучысы А.Шайбакова “Безнең төбәк шагыйре” дигән темага,   ГБМБУ “Ижевка урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы И.Тухбатова “М.Гыймазетдиновның иҗатында туган якның үзенчәлекләре” дигән темага,  ГБМБУ “Беренче гимназия”  укытучысы Р.А. Закирова “М.Гыймазетдинов шигырьләрендә кеше исемнәренең кулланылышы” дигән темага чыгыш ясадылар.

    Укуларның икенче өлешендә мәктәп укучылары арасында  М.Гыймазетдинов шигырьләрен яттан сөйләү буенча бәйге үткәрелде. Бәйгедә Менделеев шәһәре һәм авыл мәктәпләреннән барлыгы 30 укучы катнашты.  Күпчелек, хәтта рус телле укучылар да, шагыйрьнең татар телендәге шигырьләрен ятлаганнар. Әлбәттә,  берничә укучы русчага тәрҗемәсен  сөйләделәр.  Катнашучылар конкурска җитди әзерлек белән килгәннәр, иҗади мөмкинлекләре зур, һәркайсы  сәнгатьле, аһәңле  итеп сөйләп күрсәттеләр. Конкурс соңында җиңүчеләр билгеләнде һәм дипломнар тапшырылды.

    Әлеге укуларга Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Бәшәрова һәм Татар китапханәсе китапханәчесе Г.Хафизова да чакырулы иде. Ф.Бәшәрова шагыйрьнең иҗатына кагылышлы яңалыклар, Г.Хафизова 90-нчы елларда  оешкан “Ядкарь” әдәби-иҗат берләшмәсе турында сөйләделәр.  Язгы матур, кояшлы  көндә үткәрелгән әлеге чара безгә  шатлык, соклану,  горурлану кебек якты кичерешләр бүләк итте. Укуларны оештыручыларга, укучыларны конкурска әзерләгән укытучыларга  барлык бәзәкәлеләр исеменнән зур рәхмәт.

     Бүгенге көндә авылдашыбыз М.Гыймазетдиновның иҗаты өйрәнелә, җырлары башкарыла,  шигырьләрен балалар  ятлый икән, димәк,  Шагыйрь алар белән бергә  киләчәккә атлый.

    Ф.Бәшәрова. март 2024 ел

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться