• Новости

    Мухамедзянов Минехузя- участник первой мировой войны

    Мухамедзянов Минехузя- участник первой мировой войны

         Мехаматҗанов Минехуҗа 1885 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Мехаматҗан Идрисов (1847 елгы) һәм Фатыйма Гобәйдуллина (1848 елгы) гаиләсендә туа. Аның 3 абыйсы: Мехаматзакир (1872 елгы), Минһаҗетдин (1874 елгы), Әхмәдетдин (1883 елгы) һәм энесе Минефатыйх (1890 елгы) була (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.447, п.116).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Минехуҗа абзыйны солдатка алып 96-нчы Омск пехота полкына хезмәт итәргә җибәрәләр.

    1915 елның 13 августында Гродно шәһәре янында барган сугышларда уң кулы яраланып, Минехуҗа абзыйны 1915 елның 28 августында “Вятский комитет Всероссийского союза помощи больным и раненым воинам”ның 2-нче лазаретына салалар.

         Госпитальдә дәвалангач, 1915 елның 1 ноябрендә Минехуҗа абзыйны “Команда выздоравливающих”ка күчерәләр. Ә аннан инде аларны тагын фронтка җибәрәләр.             

    1917 елгы перепись документларында Идрисов Мехаматҗан гаиләсендә 43 яшьлек һәм 32 яшьлек (монысы инде Минехуҗа абзый) 2 улы булуы күрсәтелгән (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.487, п.178). Димәк, әле бу вакытта Минехуҗа абзый өйләнмәгән булган.

         1925 елгы перепись документларында Мехаматҗанов Хуҗа (Минехуҗа) гаиләсендә 4 кеше  булуы күрсәтелгән: үзе, хатыны һәм ике балалары. Аның алдагы язмышын бу язманы укыгын оныклары һәм оныкчыклары гына сөйли алыр иде.

    Таҗи мулла абзый гарәбчә язып җыйган һәм Кәлимуллин Тимерхан кириллицага күчергән Бәзәкә авылы шәҗәрәләрендә да Минехуҗа абзый нәселен таптык: Түләкәй-Габдрәшит-Габдерәхим-Идрис-Мехаматҗан-Минехуҗа. Шәҗәрәдә нәселнең дәвамы турында башка язмалар юк. Аларның гаиләләрендә ир-атлар булмаганмы яисә алар чит җирләргә китеп шәҗәрәгә кертелмәделәр микән?

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться