• Новости

    Мухамедзянов Шакир-участник первой мировой войны

    Мухамедзянов Шакир-участник первой мировой войны

        Мехаматҗанов Шакир 1882 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында туа. Алар гаиләсендә 3 малай була: Сабирҗан (1875 елгы), Шакирҗан (1882 елгы) һәм Нуретдин (1888 елгы). Әтиләре 1897 елгы перепись вакытында инде исән булмый. Алар әниләре Доһа Баһаветдинова (1852 елгы) белән торалар (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр476-477, п.374).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач аны солдатка алып 88-нче Петровск пехота полкына җибәрәләр. 1917 елның 15 апрелендә чесотка белән чирләгәч, аны 1917 елның 22 апрелендә Нарва шәһәрендәге 6-нчы шәһәр лазаретына салалар. Соңрак, 1917 елның 25 апрелендә Шакир абзыйны шул ук Нарва шәһәрендәге 11-нче лазаретка күчерәләр.

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә дә Шакирҗан абзыйның нәселен таптык. Архив документларында Шакир абзыйның бабасы Рәхмәтулланы (шәҗәрә буенча) аның отчествосы итеп “Рахматович” дип язганнар.

         1917 елгы перепись документларында Мехаматҗанов Шакирҗан гаиләсендә 60 яшьлек әнисе, үзе һәм 25 яшьлек хатыны булуы күрсәтелгән (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”,стр.499, п.431). Димәк, Шакир абзый күптән түгел генә сугыштан кайткан һәм аларның балалары әле тумаган.

         Архив документларында Шакир абзыйның алдагы язмышы турында башка документлар табып булмады. Бәлки Шакирҗан абзыйның оныклары, оныкчыклары бу язманы укып үзләренең бабаларының алдагы язмышы белән сайт укучыларын таныштырырлар?

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться