• Новости

    Мухаметдинов Мифтахетдин-участник первой мировой войны

    Мухаметдинов Мифтахетдин- участник первой мировой войны

         Мехаматдинов Мифтахетдин Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында 1885 елда туа. Аларның гаиләсе күпсанлы була һәм бер ишек алдында 3 йортта тора. Гаилә башлыгы Сираҗетдин Хисаметдинов 1827 елгы) хатыны Фахениса Габделлатыйпова (1836 елгы) гаиләсендә 2 өйләнгән улы тора. Мехаматдин Сираҗетдинов (1857 елгы) белән хатыны Фатхия Гаделшина (1869 елгы) гаиләсендә балалары Мифтахетдин (1885 елгы), Минифатыйха (1891 елгы) Миниямал (1893 елгы) тора (болар икенче йорт хуҗалары). Әхмәтгәрәй Сираҗетдинов (1866 елгы) белән хатыны Мөхебямал Гаделшина (1876 елгы) гаиләсендә кызы Хәдичә (1895 елгы) тора (болары өченче йорт хуҗалары). Шулай ук Мехамәтдин абзый гаиләсендә әле гаилә кормаган балалары Вәргениса (1883 елгы), Әхмәтзакир (1885 елгы) һәм хезмәтчеләре Сираҗетдин Гиләҗетдинов (1873 елгы) тора. Хезмәтчеләре булу бу гаиләнең хәлле булуын күрсәтә А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.449, п.130).

         Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә Мифтахетдин абзыйның да нәселе күрсәтелгән: Максуд- Сәйфи- Хисаметдин- Сираҗетдин (“Сиракай”)-Мехаматдин- Мифтахетдин- уллары Минәхмәт һәм Минемехәмәт.                                    Мифтахетдин абзый солдатка алынып 32-нче пехота полкына җибәрелә.

        Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Мифтахетдин абзый армиягә алынып, 32-нче пехота полкына җибәрелә. 1917 елның 26 августында ул Румыния фронтында яраланып госпитальгә салына. Шуннан соң, инде сугышның бетү вакыты җитүен искә алып, Мифтахетдин абзый авылга кайткандыр дип уйлыйбыз.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться