Яшьлегем истәлекләре
Кышлар үтеп китте, тязның озын көннәре башланды. Кояш көн дә югарырак күтәрелгән саен, күзне чагылдырып, нурын күбрәк сибә. Кояш җылысы кыш буе яуган карларны челтәр-челтәр итеп эретә. Минем авылда март ае башлану белән Мошай тауына эшкә йөргәннәремне искә төшерә. Бу урында хәзер сабакташым Набиуллин Габделхайның фермерлык хуҗалыгы. Шуңа күрә кулыма ручка алдым да, язарга уйладым, чөнки авылым хәтирәләре күңелемә бик якын бит.
Минем хәтерем буенча безнең авылда сугыш елларында да, сугыш беткәч тә яшелчә утырту юк иде. Кешеләр күбрәк бәрәңге утырттылар. Билгеле инде, ул вакытларда бәрәңге икенче ипи иде. Карлыган, җиләк, кура җиләкләре дә утыртмадылар. Җиләк-җимештән вареньелар эшләр өчен шикәр дә юк иде шул.
Кыш көне дүрт яшь ярым вакытта мин кызамык белән бик нык чирләдем. Тәнем ут яна, авызымнан чыккан кызу сулышым иремннәремне пешерә, авыр сулап ятам. Шул вакыт көч-хәл белән: “Әнәй, алма ашасым килә, алма ашасам терелермен”,- димен. Безнең алма күргән юк иде, күрәсең төшемә кергәндер. Югыйсә без песи борчагын гына белә идек. Кыш көне әнәй кайдан алсын инде алма? Шулай да әнәй, кызым Шайхлислам абайларның алмасы бар икән, менә Шамседохаттәң алма биреп җибәрде дип, кып-кызыл зур булмаган 2 алма кулыма тоттырды. Мин аларны терелгәнче күкрәгемә кочаклап яттым. Ашаганымны хәтерләмим, ашасам авызда хәзер дә тәме булыр кебек.
Инде сугыштан кайтасы ир-атлар кайткан, колхозда да эшләр җиңеләя башлагандыр. Азмы-күпме без дә ипи ашый башладык, Бондюгта көне буе бер кибеттән икенчесенә чабып, капчыкларны ипи белән тутырып җәяү кайта торган идек Бәзәкәгә.
1949-50 еллар булгандыр, безнең авылга олы гына гәүдәле, бик яшь булмаган хатыны белән Мичурин бабай килде. Чыннан да, ул гәүдәсе белән дә, эшләпәләрен киюе белән дә нәкъ Мичурин бабай иде. Исем-фамилиясен белмәдек, барысы да аны Мичурин бабай гына диделәр. Менә ичмасам чын яшелчә үстерүче иде ул! Авылның Тау башы (Шанхай) кешеләре яшелчә бригадасы членнары булды. Кешеләре җитмәгәнгәдер безнең очны да бу бригадага куштылар.1953 елны мин 7 класс бетердем, 1954 елны март ае башлану белән күрше Сания (Хабибуллина Саҗидә апаның сеңлесе, бүген Кемеровода тора) мин әнәйләр өчен Мошай тавына эшкә йөри башладым.
Мичурин бабайның булганлыгы белән анда эш кайный. Зур теплица эшләнгән, 2 этажлы стеллажлар, түбәсе һәм бер як стенасы пыяла рамнары белән ябылган. Көндезге кояш җылысыннан теплица эче бик җылы булса да, ике башында тимер пич ягалар төнгә. Ә менә теплица эчендә Тау башы кызлары хуҗа: чүлмәк сугалар, алдагы көнне җылытырга керткән перегной, балчык, комнарны иләп рассада чәчер өчен ящикларга тутыралар. Тау башының зур ирләре ящикларны ремонтлыйлар, кыш көне ватылган пыялаларны алмаштыралар. Ә без Сания белән иртәгә өчен перегной, балчык ташыйбыз носилка белән. Тау башының озын гәүдәле, чибәр, акыллы егетләре кыш буе ат белән тирес ташып өйгән булсалар да, без ут ягып ул тиресләрне янсын өчен икенче урынга өябез. Менә алар парланып, янып яткан яткан арадабез парниклардан карны чыгарабыз. Без дигәч тә, икәү генә түгел, анда ат җикмәгән егетләр дә, башка хатын-кызлар да бар. Парникларны чистарткач, янган тиресләрне тутырып, пыяла рамнар белән каплап куялар. Кайбер көнне теплицага да керәбез, чәчкән помидорлар тишелеп бераз үсүгә, аларны күчереп утыртырга чакыра башладылар. Яшелчә бригадасының бригадиры Сабитов Минәхмәт абай иде. Безнең өчен зур кеше иде инде ул. Әллә эшебездән канәгать булганга, гел елмаеп кына сөйләшә торган иде.
Сания Ижевка санаториенда сезонлы эш башлангач шунда китте. Бу вакытта минем Фәйрүзә апа хат ташучы булып эшләй иде. Ул май азакларында почта сумкасын миңа калдырып Чиләбегә китте. Хат ташучы булып эшләсәм дә, шимбә, якшәмбе көннәрендә яшелчәгә төшә торган идем. Безнең очның хатын-кызлары әбиләрчә яулык бәйләп, һәрберсе алъяпкычтан яшелчәгә эшкә төшәләр иде. Эш кораллары көянтә, чиләк, көрәк, матиклар булды. Алар Тау башлары белән бик тату яшәделәр, эшләделәр.
Олы яшелчә бакчасы әрәмә юлында бик зур, балчыгы да комлы иде. Шуңа күрә уңышлары да бик яхшы була торган иде. Суган, кыяр, шул кадәр тәмле помидорлар- ашап туя алмассың! Кавын, карбызлар җир өсте тулып ята торганнар иде. Шул елларда туйганчы ашадык, ичмасам. Әле аларны Бондюгта лавка ачып сата торганнар иде.
Рәхмәт Мичурин бабайга, шундый авыр, четерекле хезмәте өчен! Урыннары оҗмахта булсын. Шулай да минем бик беләсем килә: ничек аның исем-фамилиясе булды икән?
Матур егетнең берсе Хузин Минемулла иде. Дөрес, ул әле хәзер дә бик матур, көлеп кенә тора. Әйе, хәзер ул яшелчә басуларын, Мошай тауларын сагынып искә алырга гына калды. Дөньялар үзгәрде...
Хәзерге вакытта барысы да яшелчә, җиләк-җимеш, алмалар үстерәләр. Кибетләрдә дә кыш буе помидор, кыярларның беткәне дә юк. Бары тик Мичурин бабайныкы кебек тәмле генә түгел...
Шуның белән бу юлы үземнең язясы килгән истәлекләремне тәмамлап, барыбызга да тазалык, илләргә тынычлык теләп калам!
Фәния Латыйпова (Кәримова), Железногорск шәһәре, 2024 ел, 22 март