Онытылмай авылым урамнары
Барча авылдашларым! Мин сезне җитеп килүче иң зур, бәхет, шатлык алып килгән Җиңү бәйрәме белән котлаймын! Барыбызга да тазалык, матур тыныч тормыш, бәхетле булып яшәүебезне теләп калам!
Без сугыш чоры балалары булдык. Безнең сабый бала, үсмер чаклар тормышның иң авыр вакытына туры килде. Әтәй 34 яшьлек әнәйгә: “Гайшә җаным, мин барыбер сугыштан кайта алмам, балаларны ничек тә карап үстерергә тырыш”,- дип күтәрә алмаслык авырлыкны калдырып, 1941 елның 13 августында сугышка киткән. 1942 елның 12 мартында ул сугышка киткәч туган улы Шәрифҗанны күрмәенчә, 1942 елның 3 декабрендә ерткычларның пулясыннан һәлак булып безне ятим калдырып дөньядан киткән. Без 4 бала сугышмай, талашмай, бердәм булып, әнәйне борчуга салмадык. Хәдичә апама гына авыр булгандыр, бала чагыннан ук әнәй белән тормыш йөген тарткан ул. Ә Фәйрүзә апама без 2 балага күз-колак булырга кирәк булган. Энем Шәрифҗан белән миңа бер авырлык булмады. Кыш көне сыек сөткә бәрәңге салып сөтле аш булса, яз көне апа белән әнәнй ташыган эчерек бәрәңгедән крахмал күмәче- телеңне йотарлык тәмлелегенә! Болынның уйсу җирендә юуа үсә башлый. Апа аны капчыклап ташый- менә инде сөтле юуа боткасы, без ач булмадык. Безнеңчә, барча кеше дә шулай ашай дип уйлагандырбыз.
Ә менә безнең әтәй булырга тиешлеге башыбызга да килмәде. Киресенчә, безгә шулай рәхәт булган кебек иде. Әнәй, 3 кыз, җитмәсә Шәрифҗан да мин малай кеше түгел, минем исемем Магрура дип, кесәле пояслы күлмәк сорый. Күрше Оркыя апа (Альта апаның әнисе) бик матур, түштә 2 кесә, пояс билендә, поястан соң 2 зур кесә тегеп, тезеннән түбән гимнастерка тегеп бирде. Менә без 4 кыз булдык, нигә безгә ир кеше?
Минем хәзер дә иң горурланганым, бер вакытта да урлашканыбыз булмады, әнәйнең йөзенә каралык китермәдек. Кешеләргә бала чактан ук бәй бәйләп, чигү чигеп, челтәр бәйләп, бәрәңге чүбе уташып, өешеп, көз көне бәрәңге казышып, азмы-күпме акча эшләргә тырыштык. Аллага шокер, урам буйлап, өй саен кереп хәер сорашмадык. Бары тик үсмер чакта өй саен кереп кешеләргә сөенеч, шатлык кына өләшеп йөреп рәхмәткә лаек булдык.
Хәдичә апама 15 яшьләр булгандыр, күрше Мәхмүтов Хаҗи абай аны хат ташучы итеп урнаштырды. Бу вакытта почта начальнигы Шакиров Фәйзи абай иде. Мин Хәдичә апама почта өләшергә булыша торган идем. Газета, журнал, хатлар бик күп була торган иде. Хатлар күбесе өч почмаклы, ул вакытта бәлки исәндер, сугыштан кайтып өлгермәгәндер диеп хәбәрсез югалган кешеләрне зарыгып көткән чаклары кешеләрнең. Ападан хатны укыталар, кайберләре язарга да сорыйлар иде. Мин апага булышып, икәүләп эшләп вакытны экономить иткәч куян мамыгыннан шәл бәйләгән вакытлар иде бит. Хәдичә апам соңрак ул сумканы Фәйрүзә апама тапшырды. Бу вакытта хатка марка ябыштырмасаң “доплатная” дигән озын печать сугыла. Менә югары оч кызлары Гәйшәбану, Мәүлиха, Фәния, Вафира үзләре өчен бик кызык табып, Тәкәш егетләренә хат язалар да, кире килгәч алмыйлар. Фәйзи абай апаны елата, түләтә торган иде. Бер көн ачып караса хатны Фәйзи абай, анда мондый сүзләр язылган: “Алларын ал итәем, гөлләрен гөл итәем, хөкүмәткә файда булсын, 1 тәңкә түләтәем”,- дип язганны укыгачтын, бик нык ачуы килде. Әнәй моны белгәч, кызлар янына менеп аларны ачулангач кына туктадылар.
Менә шулай көннәрнең берендә 1954 елны май башлануга, Фәйрүзә апам бу почта сумкасын миңа калдырып Чиләбегә китеп барды. Дөрес, өч почмаклы хатлар бетте, аның каравы газета, журнал, конвертлы хатлар сумкага гына сыймай, кочакка аласың калганын. Безнең югары очта мәктәп, избач, балалар бакчасы, клуб. Иң беренче Хай абайларга керәм. Мәүлидә апа: “Хатлар китерә почта, ятлар белән заниматься итәргә үзе кушты”,-дип каршы ала. Мәктәпнекен аларда калдырам. Ул вакытта “Стахановчы” газетасын алмаган кеше булдымы икән? Хатлар да бик күп, чөнки егетләр ул вакытта күп иде. Сахалинда, Калининградта, Германия, Польша, Чехословакияда хезмәт иттеләр бит алар. Миңа булышучы булмады, мин бик тиз өләшә торган идем. Элек ике апага булышып йөргәчтен. остарып беттем.
Кар, буран, җил, яшенле яңгыр, күк күкрәй ямьсез итеп, ә без вакытында тапшырырга тиеш идек почтаны. Алла сакласын, берәрсе жаловаться итсә, Фәйзи абай бик усал иде. Мин этле кешегә керергә курка торган идем. Менә шуларның берсе: Набиуллин Габделхайлар очында Мәрдитҗә белән апасы торды. Аларның өенә калиткадан кереп бик озак өскә менәсең тау башындагы өйләренә. Бик усал кечкенә генә этләре, калиткага якын килү белән өреп чабып төшә, ашар иде кешене. Мин аларның почтасын я күршеләренә бирәм, я калиткага кыстырам. Дөрес, өйгә кертми почтаны дип жаловаться иттеләр үзләре.
Хәдичә апам эшләгәндә, түбән очтагы почтада Мифтахетдин абай кызы Шәмсебәнәт апа эшләде. Ул кияүгә чыккач, Фәйрүзә апа белән дә, минем белән дә сеңлесе Галия (Шакиров Хаҗи абайның хатыны) эшләде. Галиянең миһербанлы, шәфкатьле булуын кәгазьгә генә язып бетерлек түгел, урыны оҗмахта булсын! Ул һәрвакыт мине яклый торган иде.
Ул вакытларда эшкә яшебез дә җитмәгән, акыл бирүче дә юк, үзебез дә белмәгәнбез. Безнең эшләгән бер җирдә дә язылмаган беребезнеке дә. Бу еллар безнең пенсия стажына кермәделәр. Нигә эшләдек микән дип сорау куйсам, үземә җавап бирәм. Ул вакытта күпме кеше читтә яшәде, телефоннар, интернет юк, иң кадерле нәрсә хатлар иде. Хәзер дә истә, кешеләр хат килмәсме дип капка төпләренә чыгып көтәләр иде. Хат булса аларга сөенеч, миңа күңелле була торган иде. Мин авылыбызның олысын, кечесен, исемнәрен, фамилияләрен, өйләрен, капкаларын хәзер дә хәтерләймен, исемә алам. Чөнки кешеләрдән күп рәхмәтләр алдым.
Язмамны бетерәрәк барыбызга да түземсезлек белән көткән илебезгә тынычлык, солдатларыбызга сабырлык һәм исән-имин булып тиз көннәрдә өйләренә кайтуларын Аллаһыдан сорап, көтеп калабыз. ИншеАллаҺ тиздән тагын Җиңү кәне булыр!
Латыйпова (Кәримова) Фәния әбиегез.
Железногорск шәһәре, 2024 ел, май