Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 79 ел тулган көннәрдә сезнең игътибарга сугыш чоры баласы Гайнетдинова Фәния апаның хәтирәләрен #күңелдәһаманкүңелдә# дигән рубрика белән тәкъдим итәбез.
Аның тормышта тапкан юлы
(Кайвакыт кешенең тормышын, яшәешен тамырдан үзгәткән, дөньга башка күзлектән карарга мөмкинлек биргән вакыйгалар була. Аеруча, яшәү белән үлем арасында тартышканда, тормышның бары кыска бер мизгел икәнлеген аңлыйсың. Ирексездән, “Ходаем, исән калсам, башкача яшәр идем” – дип куясың)
Фәния апа Гайнетдинова бәхетле йолдыз астында дөньяга аваз салгандыр, күрәсең. Ә менә аның туган көннәре икәү! Киләсе елда үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенса, 1998 елның 29 ноябре – аның дөньга кабат туган көне. Катлаулы операция кичереп, яшәү белән үлем арасында озак тартышырга туры килә аңа. Шифаханә коридорында җыелган барлык туганнарыга табиблар да дөресен әйтәләр: яки...яки...
Инде соңрак, операция уңышлы тәмамланып, палатада ятканда, Ходайга мең рәхмәтләр укый Фәния ханым, исән калганына шөкерана итеп, калган гомерен тәңребезгә багышларга сүз бирә.
Ф.Гайнетдинова турында ул нәкъ менә шушы вакыйгадан соң гына Аллаһы Тәгаләгә ышана башлаган дип әйтсәк, бу дөреслеккә туры килмәс иде. Балачагы авыр сугыш елларына, аннан соңгы ачлык, ялангачлык вакытларга туры килә Фәниянең. Гаиләдә алты бала, әтисе Мифтахетдин һәм олы абыйлары сугышта. Әниләре исә колхоз эшеннән бушый алмый. Ашарларына булмагач, апасы Миңлебәнәтнең көзге ачы җилләрдә Сарсаз пучинкәсенә кадәр крахмал җыярга барганын яхшы хәтерли ул. Өйгә крахмал кайткач, алар гаиләсе өчен бәйрәм була. Фәния авыз эченнән җыр көйли-көйли, өшегән крахмал әрчи, ә күңеленнән әтисенең, абыйсының тизрәк яу кырыннан әйләнеп кайтуларын тели. Изге күңелле сабыйның теләкләре кабул була. Сугыш бетү белән, Фәниянең әтисе, абыйсы авылга әйләнеп кайталар. Тормышлар көйләнеп китә. Фәния урта мәктәпне тәмамлап, Казанның педагогия училищесында белем ала. Балалар бакчасыннан тыш, авыл Советында хисапчы-кассир, “Прикамнефть” идарәсендә телефонистка, оператор булып эшләргә дә туры килә аңа. Хәзер Фәния ханым лаеклы ялда. Улы Наилнең, кызы Наиләнең үз тормышлары. Җәмәгате Габденур белән гаилә корганнарына да быел 40 ел икән бит!
Картларны шатландырып , инде оныклары кул арасына кереп бара. Кызның улы, тиктормас Радик, җәйге каникулга кайткач, чормада актарына. Иске журналлар белән бергә, гарәпчә язылган Коръән, гарәп телен өйрәнүчеләр өчен әлифба табып ала. Фәния Гайнетдинова әлеге әлифба буенча үзлегеннән гарәп телен өйрәнә башлый. Сүзләрнең дөрес әйтелешен ачыклау өчен күршесе Мөхәммәтнурга мөрәҗәгать итә, әлеге китапны да күрсәтә.
Мөхәммәтнур күршесенә гадирәк телдә язылган гарәп әлифбасы бирә.
Ф. Гайнетдинова гарәп телен бер атна эчендә үзләштерә, алай гына да түгел, кыш дәвамында Коръәнне ике тапкыр укып чыга (әйтергә кирәк, мөсеманнарның Изге китабын дөрес итеп, бер генә хәрефен дә ялгышмыйча, шул ук вакытта көйләп тә уку шарт).
Фәния ханым дини белемнәрен һаман тирәнәйтә, яңа сүрәләр, аятьләр өйрәнә, аларны дәфтәргә язып, теркәп бара. Татар халкы киң күңелле бит ул. Бигрәк тә авыл җирендә йолалар җиренә җиткереп үтәлә. Изге рамазан аенда авыз ачтыру ашлары, бәбигә исем кушу мәҗлесләре Коръән, яхшы сүз укучы әби-бабайлардан башка узмый. Кешене соңгы юлга озату да мөхтәрәм аксакалларыбыз, ак әбиләрнең хәер-фарихалары белән башкарыла.
Ф.Гайнетдинова чакырылган һәрбер ашка, мәҗлескә бары тик савап өчен генә йөри. Коръән сүрәләре, аятьләр укудан тыш, аның тагын бер күркәм шөгыле бар – мөнәҗәтләр көйләргә ярата. Аларны аерым дәфтәргә теркәп бара. “Мәҗлесләр күркәм булсын”, “Аллаһыга иман”, “Җомга көн” һәм башка күп төрле мөнәҗәтләрне көйләп җырлаганда, күңелләрнең иң яшерен, иң нечкә, кыллары тибрәлә, күзләр ирексездән дымлана.
Бу дөньяда ямьнәр бетте,
Халык китте уңга-сулга.
Изге гамәл һич кылмыйлар
Ләкин мал күп булыр кулда.
Ә Ф.Гайнетдинова тормышта үз юлын тапкан, аның изге бурычы – тәңребезгә хезмәт итү.
Р.Мирзаянова “Менделеев яңалыклары” 5 май, 1999 ел.
Матурлыкны күрә белик
Минемчә, дөньядагы һәрнәрсәдә матурлыкны күрергә була. Моның өчен күңелең белән матурлыкка омтыла белергә генә кирәк.
Яши-яши тормыш ямен бүтәнчәрәк аңлый башлыйсың икән. “Картлык” дип әйтмәс идем мин моны. Бу “сафлык”, “пакьлек”, “мәхәббәт”, “шәфкатьлелек” дигән төшенчәләрне тирәнтенрәк аңлый башлау.
Бәлки, кеше нәкъ менә шул мизгелендә шигырьләр яза башлыйдыр? Минем белән дә шулай булды: кинәт кенә күңелемә илһам килде. Шигырьләрем – туган авылым Бәзәкә, аның матур табигате, тырыш халкы турында. Үзем дингә битараф булмаганлыктан, ислам кануннары , күркәм бәйрәмнәр турында да язгалыйм.
Көзге матурлыкка күмелде
Минем авылым Бәзәкә.
Урамнары тигез һәм якты,
Ай йөзә зәңгәр күктә.
Бәзәкә дигән авылым
Ераклардан балкый ул.
Халкы тырыш һәи инсафлы,
Йөзләрендә балкый нур.
Авылымның урамнары
Туп-туры асфальт кына.
Һәрбер өйгә газлар кергән –
Яшибез җырлап кына.
Ераклардан сагынып кайтам,
Туган авылым Бәзәкә.
Чишмәсе ерак булса да,
Суы шифа йөрәккә.
Ф.Гайнетдинова