• Новости

    Туган конегез белэн, Мехаматнур абый!

    Туган көнегез белән, Мехаматнур абый!

         Бүген хөрмәтле авылдашыбыз, Бәзәкә мәчетенең имам-хатыйбы Мехаматнур Рәфгетдин улы Нәҗметдиновның туган көне. Мехаматнур абый авылыбызда бик күп һәм җаваплы эшләрне оештырып, авылдашларны берләштереп, Бәзәкәбезгә матурлык һәм ямь өсти торган чаралар уздыра. Мәчетебез бик матур итеп эшләп килә, зыяратыбыз чистартылган һәм буялган, авылдашларыбызны соңгы юлга озатканда вакытында кабер казыла һәм догалар укыла, Ураза һәм Корбан гаетләре күңелгә ятышлы итеп үткәрелә. Бу эшләрнең башында һәрвакыт мәчет шурасы белән берлектә хөрмәтле Мехаматнур хәзрәт тора. Шуларга өстәп ул авылдашларыбызны, якташларыбызны күңелгә ятышлы матур шигырьләре белән дә шатландырып тора. Барлык авылдашлар исеменнән чын күңелдән башкарылган барлык изге  хезмәтләрегез өчен бик күп рәхмәт Сезгә, Мехаматнур абый!

         Сезгә алга таба да ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, барлык яңа гамәлләрегезнең тормышка ашуын теләп калабыз! Бергәләп балаларыгызның, күршеләрегезнең, авылдашларның уңышларына шатланып яшәргә язсын!









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться