Нефть чыгару идарәсе.
(НГДУ "Прикамнефть")
Нефть чыгару идарәсе,
Бөек аның дәрәҗәсе.
Алабуга данын саклый,
Ышанычны hәрчак аклый.
Горур булып алда атлый,
Көчлеләрне яклап, мактый.
Киләчәктә сина бары,
Беренчелек, Рәсәй даны!
Девоннарда, Карбоннарда,
Насыйп булсын нефть табарга,
Горизонтлар тиз "бирешсен",
Уңыш килә тик сабырга.
Су астыннан нефть чыгару,
Язган бары сиңа гына.
Ясалма дамбалар төзеп,
Ничә буыннар "чыныга".
"Кара алтын" ятмалары,
Бик күп синдә, ис китмәле.
Син барасы юллар озын,
Арабыздан китмә әле!
Алтмыш яшьлек юбилеең,
Матур үтсен, истә калсын.
Нефтьчеләргә кушылып,
Татарстан бәйрәм итсен!
"Кама буе" идарәсе,
Күптән таныш дөньяга.
Бөек Аклимнары белән,
Уңган Шарифьяннары.
Степан, Нариманнары,
Тырыш hәр хезмәткәре.
Хөрмәткә лаек хезмәтләре,
Бик тыйнак тик үзләре!
Хәерле кич!
Хәерле кич Казан,
Хәерле кич Әлмәт.
Хәерле кич Чаллы, Минзәлә,
Түбән Кама, Менделеев сәлам,
Алабуга бәхет теләп калам!
Хәерле кич Мамадыш, Кукмара,
Хәерле кич сиңа Бөгелмә.
Сарманга hәм Әгерҗегә сәлам,
Азнакайны көндә искә алам.
Хәерле кич Арча,
Хәерле кич Буа.
Сезне искә алгач,
Рәхәт булып куя.
Бер беребезгә хәерле кич теләп,
Алкышлыйк без бөтен дөньясын.
Онытканнар искә төшерсеннәр,
Татарстан дигән, оҗмах оясын!
Кара алтын каласы.
Нефтьчеләрнең затлысы,
Синдә Әлмәт тупланган.
Ничә мең кеше hөнәрле,
Күпмесе белем алган.
Кара алтын ятмалары,
Синдә бетәрлек түгел.
Үсә Әлмәт матурая,
Шатлана шуңа күңел.
Табигать байлыкларына,
Сакчыл итеп карыйсың.
Әйләнә - тирә мохитнең,
Чисталыгын саклыйсың.
Син чыннан да беренче,
Рәсәйдә бүген.
Якты булсын hәрвакыт,
Кояшлы күгең.
Нефтьчеләрнең затлысы,
Әлмәт синдә тупланган.
Синең матурлыкка әсир булып,
Яшьләр төпләнеп калган.
75 ел...
Алабугам бәйрәм итә,
Бөек Җиңү бәйрәмен.
Башны иеп, рәхмәтемне,
Бетеранга бирәм мин.
75 ел тыныч тормыш,
75 ел аяз күк.
Миллионлаган Ватандашлар,
Арабызда күптән юк.
Безгә рәнҗеп ятмасыннар,
Арабыздан киткәннәр.
Барлык көчен, гомерләрен,
Безгә бүләк иткәннәр.
Шушы матур көнне алар,
Бүген күрә алмады.
Ничә еллар яралары,
Төзәлмәде, сызлады.
Безгә әйтеп калдырдылар,
Тыныч тормыш бәясен.
Онытырга хакыбыз юк,
Коелган канның төсен.
Татарстан бәйрәм итә,
Бөек Җиңү бәйрәмен.
Бүләк итәм ветеранга,
Матур чәчәк бәйләмен!