Әтәйнең аты “Веcёлый”
“Атларны җиксәң, җик яхшысын,
Дугалардан биек башлысын”,-
дип халык юкка гына җырга салмагандыр. Безнең әтәй Гайнуллин Габденур “ат җене” кагылган бер кеше иде. Гомере буена ат җикте. Хәзерге яшьләр машиналарын ничек караса, әтәй дә атын шулай тәрбияләде, хәтта бездән дә атын якынрак күрде. Ә инде Сабантуе якынлаша башласа атка аерым игътибар, тәрбия булды. Ул бик матур, ыспай гәүдәле, “Веселый” кушаматлы кара айгыр җикте. Аны яз башыннан чабышка хәзерләде. Көн дә шикәр ашатты, йомырка эчерде.
Шулай берзаман әнәй Сабантуена кунаклар кайтса төш пешерермен, үзләренә дә күчтәнәчекә җирермен дип, базга бер чиләк йомырка җыеп куйган. Ишек алды ягыннан базның ишеге бар иде. Әтәй көн дә шуннан кереп әнәйнең йомыркаларын алып атына эчертеп бетергән. Әнәй базга төшсә, бер йомырка да калмаган. Билгеле инде, әтәйгә каты эләккән. “Үз атыңмыни, колхоз атына бер чиләк йомырка эчерергә. Теләсә каян тап миңа хәзер”,- дигәч, әтәй башын иеп колхоз рәисе Баян Вәлиевич янына китә. Б.В.Әхмеров нишләсен, җиңел холыклы әтәйдән бераз шүрли иде, справка язып бирә. Әтәй тавык фермасыннан бер чиләк йомырка алып кайта. Әлбәттә, әтәйнең аты Сабантуенда беренче килә. Җайдагы Сәетшәриф Гайнуллин- Минемулла абыйның малае булды, гел шул чапты. Берничә ел рәттән, авылда гына түгел, күрше авыл Сабантуйларында да безнең “Веселый” авыл данын яклады, беренчелекне бирмәде.
Берзаман әтәйнең атын чегәннәр урлап китә. Шәрифҗан абый белән бер атна эзлиләр, кайларга гына бармыйлар. Насыйп булгач, Әлнәштән табып алып кайталар. Әтәй ул атын озак еллар тәрбияләп җикте.
Авылымда ел да гөрләп Сабантуйлары үтә. Уздырыла торган урыны да искиткеч матур. Хәтта, зур акчалар түләп танылган җырчыларны да чакыралар. Ат чабышлары да ел да булып тора. Махсус ипподром да бар. Шөкер, бар да матур, бар да күңелле, мулдан, бай үтә. Ләкин, күңел элеккеге Сабантуйларын, әтәйнең кара айгырын җитәкләп килгән чакларын сагына. Мөгаен, үтеп киткәнгә борылып карап, үткән яшьлегебезне сагынабыздыр инде. Сабантуйның күрке - ат чабышлары озак еллар булып торсын, тик машина чабышларына гына әйләнмәсен иде.
Рәмзия Туктаманова, Бәзәкә, 2024 ел, 4 июнь