Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз арасында 3 кеше Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Гильфанов Муллаян Биктимер улы Советлар Союзы Герое исеменә тәгъдим ителеп Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнеп, сугыштан соң Харьков өлкәсендә тора. Данлыклы “Катюшалар”да хезмәт иткән Гимранов Нәкиб Закир улы бу орден белән 2 тапкыр бүләкләнгән. Сугыштан соң Әлмәт районында тора. Өченче кавалер летчик Гыйлфанетдинов Сөләйман Авзал улы Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән үлеменнән соң бүләкләнә һәм орденын ала алмый кала. Аның “Наградной лист”ында түбәндәге мәгълүмәтләр язылган:
“Заместитель командира 2-й эскадрильи 2-го пикирующего авиационного полка лейтенант Гильфантинов Сулейман Авзалович участвовал в Великой Отечественной войне с 22 июня 1941 года, совершил 23 боевых вылета. Особенно отличился 5 и 6 июля 1942 года при боевых вылетах для бомбардировки вражеских танков в районе Шипиловка, Сукремль и Людиново. Во время повторного вылета 6 июля 1942 года в составе группы подвергся сильному обстрелу пяти вражеских истребителей, штурман был убит, атаки отражал один стрелок-радист. Несмотря на атаки вражеских истребителей товарищ Гильфантинов сбросил бомбы по сигналу ведущего точно в цель, но очередным выстрелом фашистского истребителя был убит стрелок, самолёт загорелся и тут Сулейман Авзалович заметил, что другой вражеский истребитель точно нацелился на самолёт командира группы и вот-вот откроит огонь из своих смертоносных пулеметов, перед ним был выбор покинуть горящий, но всё ещё управляемый самолёт и спастись. Но он принял за долю секунды другое решение- резко направил свой самолёт между самолётом командира и вражеским истребителем и тут же получив всю свинцовую очередь, предназначающуюся для командира в свой пылающий самолёт. Командир был спасён, но сам Сулейман Авзалович уже не имел времени и возможности спастись, будучи смертельно раненым, со страшным грохотом рухнул в районе Сухиничи на землю и сгорел вместе с самолётом».
26 яшьлек герой авылдашыбыз Сөләйман абый Калуга өлкәсе Сухинич районындагы Кириллово авылында күмелә. Соңрак аның каберен Сухинич районындагы Охотное авылына күчерәләр.
2024 елда Бәзәкә авылы сабантуенда аның сугышчан бүләген 82 елдан соң тантаналы рәвештә туганнарына мәңгелек саклау өчен тапшырачаклар.