Саетҗан, Гөлнур, сапфир туегыз белән!
10 нчы июнь көнне Менделеев районы Бәзәкә авылында яшәүче Гөлнур һәм Сәетҗан Ибатуллиннарның гаилә корып гомер итә башлауларына 45 ел тула.
Аларның танышу тарихына, гомер юлларына күз салып китик әле. Алар икесе дә шушы табигатьнең иң матур жиренә урнашкан Бәзәкә авылында туып үсәләр. Бала чаклары, үсмер вакытлары шушы авылда уза. Бәзәкә урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлаганнан соң Сәетҗан үзенең туган авылында кала, ә инде Гөлнур Түбән Кама шәһәренә юл тота. Түбән Кама шәһәренең 44нче һөнәри белем бирү көллиятен тәмамлап һөнәр алып шин заводына эшкә урнаша. Һәр атна азагында ял саен авылга кайтып йөри. «Шәһәр тормышына һич күңегә алмадым инде, жаным – тәнем белән гел авылга омтылдым», дип искә ала Гөлнур. Шулай итеп язмыш аны кире туган авылы Бәзәкәгә алып кайта. Сәетжан кара чәчле чем кара күзле бу кызга бер күрүдә гашыйк була.
«Нәрсә булды йөрәгемә
Сөйми, көнләми идем
Ут йоткан чакларымда да
Болай дөрләми идем
Матур сүзләр әзләп табам
Ялгызым йөргән чакта
Тик кирәклесен әйтә алмыйм
Үзеңне кургән чакта» дип бик яман сулый Сәетҗан
Әзме-күпме очрашып йөргәннәр соң 1979 елның 10 июнендә өйләнешәләр алар. 1980 елда беренче балалары - уллары, нәсел дәвамчысы Ильшат туа. Ә инде аннары Энҗе белән Алсу дөньяга киләләр.
Гөлнур авылга кайткач «Ижминводы» санаториясенә эшкә урнаша һәм озак еллар, лаеклы ялга чыкканчы, шунда эшли, тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре һәм грамоталар белән буләкләнә.
«Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз » дигән мәкаль бар бит ул татар халкында. Менә шул житмеш төрле һөнәр иясе инде ул безнең Сәетҗаныбыз, кулыннан килмәгән эше юк. Балалары да үзләренә охшап тәүфыйклы, тәрбияле, эшчән булып үсеп житәләр, өчесе дә гаилә корып үз тормышлары белән яшиләр.
Әти-әниләренә оныклар бүләк иттеләр. Бүгенге көндә аларның сигез оныклары бар. Хәзергесе вакытта инде алар икесе дә лаеклы ялда. Авылда үз йортлары белән бик җитеш, мул тормышта яшиләр. Капканы ачып керүгә ишек алды шау чәчәккә күмелгәң, һәрбер нәрсә үз урынында, үзләре якты йөз белән каршы алалар. Шул арада Гөлнур хәзер тәмләп чәй әчеп алабыз дип чәен куеп өстәл әзерләргә керешә. Гөлнур бик пешеренергә ярата, аның өстәлдә һәрвакыт пешкән камыр ризыклары була.
Чәй өстәле артында инде мәктәп елларын, үткәннәрне искә төшереп сөйләшеп утырырга яратабыз.
«Бәхетле яшәдегезме?», дип сорагач Сәетжан болай диде: «Әйе 45 ел утеп тә бара, аз гомер түгел. Яшәгәндә, тормыш иткәндә төрле чаклар булды инде, аның бәхетлеме - түгелме икәнен кем белә, балалар үстереп, укытып, мал-туар асрап көн күрдек инде. Шулай да, бәхетле яшәдек дип уйлыйм. Янымда яраткан хатыным, булышчыларым балаларым, һәрбер эштә ярдәмгә килергә туганнарым булды. Хәзерге көндә инде балаларым, кияүләрем, киленем, оныкларым, туганнарым, кода-кодагыйларым белән гөрләшеп яшәп ятабыз.
Ходай Тәгалә һәммәбезне дә саулык – сәләмәтлектән аермасын, барыбызга да тигез матур тормышта яшәргә язсын. Аллага шөкер, өстәлләребез нигъмәтләр белән тулып тора, кияргә нинди генә киемнәр юк, шәһәр жирендәге шикелле яшибез бит, бу бәхет тугелмени?!» дип сөеп Гөлнурга карап шигри юллар белән әңгәменә тәмамлады.
Ниләр генә язылса да
Гомернең китабына,
Яшәү узе бәхет бит ул
Син булсаң яннарымда» диде дә Гөлнурның иңнәреннәң кочып алды.
Ә бу вакытта Гөлнур моңсуланып кына серле бер елмаю белән яратып Сәетҗанга карап күз яшьләрен сөртеп алды.
Хөрмәтле Сәетҗан кода, Гөлнур кодагый! Сезне чын күңелебездән Сапфир туегыз белән котлыйбыз. Алга таба да парлы гомерегез озын булып, сәләмәтлек белән, бар булганына канәгать булып яшәргә язсын. Тигез матур тормышта яшәп бәхетле картлык кичерегез.
Сезне хөрмәт итеп кодаегыз Илсөяр.