• Новости

    Авылыбызнын патриоты Минегали Гайнетдинов

    Авылыбызның патриоты Минегали Гайнетдинов

    Әссәламәгәләйкум вә рахматуллахи вә бәрәкәтух, хөрмәтле авылдашлар!

     

            Авылыбызның эшмәкәре, Алабуга шәһәрендә яшәп ятучы, һәр эштә дә үзенең уңганлыгы, булганлыгы, зур проектларда катнашып, чишмәләрне төзекләндерүдә зур эшләр алып баручы, армас-талмас җанлы Гиләҗетдин улы Минегали Гайнетдинов кардәшебезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 16 июнь көнне, Корбан бәйрәме көнендә, зыяратта мәетләрне озатканда күп көч куйган кардәшләребезгә үз кулы белән ясаган бүләкләр, сувенирлар алып кайтты. Аллаһның рәхмәтләре булсын Минегали кардәшебезгә! Мәчет шурасы исеменнэн Сезгә, гаиләгезгә сәламәтлек, тигезлек, балаларыгыз, оныкларыгыз белән озак еллар яшәргә Аллаһе Тәгалә насыйп итсен! Кылган догаларыбызны Раббыбыз кабул итеп, барыбыздан да дога өмет иткән арвахларның рухларын шатландырсын.

          

                                                                                Мәчет шурасы. 17 июнь, 2024 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться