• Новости

    Бэзэкэ сабантуенда ат чабышы нэтижэлэре

    Бәзәкә сабантуенда ат чабышы нәтиҗәләре

          Халкыбызның иң яраткан бәйрәме сабантуйлар быел да гөрләп узып киттеләр. Сабантуйга авылдашларыбыз да, чит яклардан кунаклар да кайткан иде. Барысының да очрашулардан- күрешүләрдән йөзләре шатлык белән тулган. Киләсе елларда да шулай матур итеп үткәрергә язсын сабантуйларны!

        Сабантуйның йөзек кашы, билгеле инде, ат чабышлары. Бу гадәт борынгы бабаларыбыздан калган һәм бүген дә традицияне бертуган Таҗиевлар тырышлыгы белән дәвам итәләр Бәзәкәдә. Бик зур рәхмәт аларга сабантуй кунакларына шундый зур бүләкләре өчен!

         Ат чабышлары “Бәзәкә атлары” һәм “Кунак атлары” номинацияләрендә үткәрелде. Түбәндә ярышлар нәтиҗәләре белән таныштырабыз.

    "Бәзәкә атлары" номинациясе:

    1 урын: бертуган Таҗиевлар, "Авангард" исемле 9 яшьлек ат, җайдагы Таҗиев Мансур («Талтиннар» нәселе исемендәге приз- 20 000 сум. Иганәче Кәлимуллиннар гаиләсе);

    2 урын: бертуган Таҗиевлар, "Королева ветра" исемле 3 яшьлек ат, җайдагы Таҗиев Марат (Мирзаянов Мехаматша Мирзаян улы исемендәге приз- 15 000 сум. Иганәче Кәлимуллин Фәрит Рәшит улы);

    3 урын: Миннешаехова Фәридәнең "Йолдыз" исемле 11 яшьлек аты, җайдагы Узоков Нуроддин (“За боевые заслуги” медале кавалеры Кәримов Галиәхмәт исемендәге приз- 10 000 сум. Иганәче Латыйповлар гаиләсе, Железногорск шәһәре);

    4 урын: ООО "Колхоз "Кама", "Малайка" исемле 10 яшьлек ат, җайдагы Баймурадов Сиразетдин (шагыйрь Марсель Гыймазетдинов исемендәге приз-5 000 сум. Иганәче Гыймазетдинов Марат Марсель улы) .

     

    "Кунак атлары" номинациясе:

    1 урын: КФХ Таҗиевлар (Ык Тамагы), "Фемида" исемле 8 яшьлек ат, җайдагы Таҗиев Мансур (3 дәрәҗә Дан ордены һәм “За отвагу” медале кавалеры Гимазетдинов Хәмәт Гимади улы исемендәге приз- 20 000 сум. Иганәче Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улы);

    2 урын: КФХ Таҗиевлар (Ык Тамагы), "Санабель" исемле 8 яшьлек ат, җайдагы Таҗиев Марат (Бәзәкәдә ат чабышлары ветераны Насыйров Нәкип Миннәхмәт улы исемендәге приз-15 000 сум. Иганәче Нәҗмиевлар гаиләсе);

    3 урын: Ефимов Сергей (Сәйтәк), "Зорька" исемле 2 яшьлек ат, җайдагы Ефимов Сергей (авылыбызда бердәнбер 4 дәрәҗә Георгий кавалеры ордены кавалеры Мифтахетдинов Минһаҗетдин исемендәге приз- 10 000 сум. Иганәчеләре Закировлар һәм Таҗиевлар гаиләләре);

    4 урын: Миннешаехов Фәрит, "Буян" исемле 8 яшьлек ат, җайдагы Узоков Нуроддин (Советлар Союзы Герое исеменә тәгъдим ителгән, Сугышчан Кызыл Байрак ордены, “За отвагу” медале, Югославиянең “Партизанская звезда” ордены кавалеры Гильфанов Муллаян Биктимер улы исемендәге приз- 5 000 сум. Иганәче Шакировлар гаиләсе).

                                                         Ат чабышының баш судьясы Р.Хикматов

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться