Без бергә!
18 нче июнь көнне авыл китапханәсендә Бәзәкә авылының көмеш волонтерлары махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз белән очраштылар.
Китапханәче Ф.Башарова иң элек катнашучыларны якташыбызның биографиясе белән таныштырып үтте. Аннары, хәрби операциягә беренчеләрдән булып алынган 24 яшьлек авылдашыбыз катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Ә сораулар күп җыелган иде. Украинадагы һава торышыннан алып сугышчыларның хезмәт шартлары, алгы сызыктагы солдатның көнкүреше, минут саен сагалаган үлем куркынычы, волонтерлар ярдәме кирәклеме һ.б.
Кыска, төгәл җаваплар белән беррәттән солдат авылдашыбыз күңел көрлеген югалтмыйча кайбер “текә сорауларны” шаян мәзәкләр белән урап узуы өлкәннәрне елмаерга мәҗбүр итте, сөендерде.
Шулай ук якташыбыз күрсәткән батырлыгы – авыр яралы 4 сугышчының гомерен саклап калган өчен “За спасение погибавших” медале белән бүләкләнгән. Авылдашлар кыю егетне сугышчан бүләге белән чын күңелдән котладылар, аңа ныклы сәламәтлек, имин хезмәт, тизрәк исән-имин кайтуын теләделәр. Ветеран-укытучы Р. Мөхетдинова изге теләкләрен шигырь белән җиткерде:
Изге фәрештәләр саклап йөртсен,
Хозыр Ильяс булсын юлдашың!
Синең иңдә, солдат, олы бер йөк,
Туплар шартлар, уңда юл башың.
Гомер биргән газиз анаң көтә,
Сөйгән ярың, балаң-җимешең.
Утта янма, солдат, суда батма,
Ә Җиңүгә керсен өлешең.
Җиңеп исән генә кайт син,
Синнән башка тормыш булалмый.
Тормыш ярың, сөйгән балалар да,
Синнән башка торалмый.
И, Ходаем, сиңа ялварабыз,
Синең кулда хәзер барсы да
Туктата күр бу афәтне, зинһар,
Өметләндерсанә яхшыга.
Ирек бирмә шайтаннарга , Тәңрем,
Ташка җан куярлык кодрәтең.
Исән-сау кайтсыннар ир-егетләр,
Халкың көтә шәфкать-рәхмәтең.
(шигырь интернеттан алынган)
Ут эченнән кайткан авылдашыбыз белән күзгә-күз очрашып сөйләшү бик дулкынландыргыч булды. Волонтерлар киләчәктә дә ярдәм күрсәтеп торырга ышандырып , үз илебез, егетләребез өчен горурлану хисе белән таралыштылар.
Ф.Башарова