• Новости

    Второй сборник стихов Равиля Шибаева

    Ул минем өчен, ул минем көчем!

    Кеше баласы

    Табигатьнең матурлыгын күреп,
    Килә кинәт каен буласы.
    Искән җилгә ботакларны иеп,
    Килә сине кочып аласы.    

    Табигатьнең матурлыгын күреп,
    Килә минем кошчык буласы.
    Матур итеп, талга кунып сайрап,
    Сәлам диеп, бер күз кысасы. 

    Табигатьнең матурлыгын күреп,
    Килеп китә кояш буласы.
    Җылы, якты нурларымны сибеп,
    Күзләреңә карап аласы.  

    Табигатьнең матурлыгын күреп,
    Килә бары алга барасы.
    Кулларыңны кулларыма алып,
    Килә бары сөеп карыйсы!

    Табигатьнең матурлыгын күреп,
    Гашыйк булдым сиңа ахрысы.
    Хыяллардан чыккач искә төшә,
    Мин бит бары кеше баласы.

     

    Яз гына гаепле икән

    Уянып киттем бүген яз исенә,
    Төштең шулчак үзең исемә.
    Яз көнендә танышканым синең белән,
    Бүгенгедәй әле исемдә.    

    Сайрый иде кошлар иртә таңнан,
    Кояш сибә иде нурларын.
    Шул вакытта минем тынычлыкны,
    Йөрәгемне син бит урладың.   

    Йокы качты төнлә әгәр,
    Син булмасаң минем янымда.
    Йөрәккәем озаккамы түзәр,
    Шашып, ташып күпме ул тибәр?   

    Яз гына гаепле микән,
    Минем яратуыма.   
    Сәбәп кенә булгандыр ул,
    Сөюнең кайтуына.

     

    Гадилек

    Кешелекле тирән гадилек,
    Сокландыра мине бүген дә.
    Онытылып барган шушы хисне,
    Күреп булмый бик күп кешедә. 

    Бик кызганыч, нигә алыштырдык,
    Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
    Байлык, акча барсын хәл итә диеп,
    Алдашабыз, алдап күпләрне. 

    Мамонтларда җирдә калмадылар,
    Чират кемдә хәзер дисәгез.
    Кешелеклек бетеп бара диеп,
    Әйтәм бүген, гафу итегез. 

    Сугыш чоры балалары белән, 
    Чагыштырсам әгәр үземне.
    Алар белән аралашкач, анлыйм, 
    Булган алар бары түземле. 

    Бер алманы бишкә түгел, йөзгә,
    Бүлгән чакларыда күп булган.
    Ачлык, ялангачлык күреп үссәләр дә,
    Йөзләрендә матур нур калган.

     

    Салкын мәхәббәт

    Мәхәббәтең инде сөендерми,
    Җылы учак кебек җылытмый. 
    Сүнәм, сүнәм диеп ул пыскылдый,
    Рәхмәт әле ярый елатмый.

    Мәхәббәтең инде салкынайды,
    Ерактан ук сизәм боз исен.
    Җанга үтә аның салкынлыгы,
    Бозга катты мәхәббәт хисем.

    Әйдә барын өр яңадан башлап,
    Тормыш итеп карыйбыз дисең.
    Бозга каткан йөрәгемне эретергә,
    Җитәр микән соң синең көчең?

    Мәхәббәтең инде сөендерми,
    Төннәремдә төш булып керми.
    Искә төшсә бергә булган чаклар,
    Бозлы йөрәгемне тик тырный. 

    Җир белән күк кебек,
    Без бергә синең белән.
    Сөюемне, назларымны иркәм,
    Мин сиңа бирмәм бүтән.

     

    Мәхәббәттә яшим дисәң

    Күп тапкырлар ялгыштым мин,
    Сөюне таптым диеп,
    Еллар үтте, үтте яшьлек,
    Мәхәббәтемне көтеп.

    Мәхәббәттә яшим дисәң,
    “Сукыр” булуың кулай.
    Күпне күрсәң яратмыйлар,
    Дөресе менә шулай.

    Мәхәббәтне саклыйм дисәң,
    “Ишетмәскә” дә кирәк.
    Бер сүз әйтсәң сиңа җавап,
    Яратмыйсың син димәк.

    Байлыкны күреп бик күпләр,
    Җанын сата шайтанга.
    Ә соңыннан ниләр күргән,
    Чыгып сөйли мәйданга.

     

    Яшьлек үтеп бара

    Бик кызганыч, яшьлек үтеп бара,
    Көзге юллар алда күренә.
    Атла ашыкмыйча, бирешмә ди(е)п,
    Яздым йөрәгемнең түренә.     

    Билет алып булса яшьлегемә,
    Кайтып килер идем тагын мин.
    Бәясенә карап тормас идем,
    Чөнки яшьлегемне сагындым. 

    Күз йомганчы үтеп китте яшьлек,
    Бары йөрәк әле яшь кебек.
    Балалар да җитте безне куып,
    Тик каласы килә яшь булып. 

    Ике түгел, бер бирелә гомер, 
    Кадерен белеп яшәргә өлгер.
    Үкенмичә яшә, атла горур,
    Картлыкта да көннәр бик матур!

     муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться