• Новости

    Низаметдинов Бадретдин- участник первой мировой войны

    Низаметдинов Бадретдин - участник первой мировой войны

            Низаметдинов Бәдретдин 1897 елда Нәҗметдинов Низаметдин һәм Мехамәтвәлиева Газизә гаиләсендә туа. Аларның гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында әбисе Габделгазизова Шәрифә (1817 елгы), абыйлары Фәтхетдин (1883 елгы), Кашфетдин (1886 елгы) һәм апасы Хәдичә (1888 елгы) була. (А.Х.Махмутова. “Колыбыль моя, Бизяки”, стр.444, п.92). Бәдретдин абзый авылыбызның хөрмәтле укытучысы Бәдретдинова Әминә апаның әтсе.

         Низаметдинов Бәдретдин 1916-17 елларда солдат хезмәтенә чакырылып 21-нче Муром пехота полкына җибәрелә. Беренче бөтендөнья сугышында катнашып, Полоцк шәһәре янындагы бәрелешләрдә 1917 елның 25 сентябрендә “Язва правой голени” белән чирләп, 128-нче сводный госпитальгә озаталар. 1917 елның 6 ноябрендә Бәдретдин абзыйны Пенза шәһәрендәге 5-нче лазаретка күчерәләр. Аннан соң аны дәвалауны дәвам итү өчен 1917 елның 1 декабрендә аны шул ук Пенза шәһәрендәге 2-нче лазаретка салалар.

    Сугыш беткәч Низаметдинов Бәдретдин авылыбызга әйләнеп кайта, өйләнә. Аның турында мәгълүмәт “Колыбыль моя, Бизяки” китабының 495 битендә бар (п.339). Аның беренче кызы Әминә (Бәдретдинова) 1923 елда туа. Ләкин 1925 елда Бәдретдин абзый 28-нче яшендә кинәт кенә ике баласын ятим калдырып үлеп китә. Ятим калган Әминә апа әтисенең абыйсы Кашфетдин абзый гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Бу вакыйгалар Рәмзия апа Мөхетдинованың “Укытучым, кадерлем” китабында тасфирланган (сайтның “Муза” бүлегендә бар бу китап). Мондый кыска гомергә сугыштагы авырлыклар китергәндер инде.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться