Сабантуй истәлекләре
Бөтен халык көтеп алган сабантуй бәйрәме дә гөрләп үтеп китүгә бер ай тулып килә. Ә бәйрәм хәтирәләре һаман да күз алдында әле. Әйдәгез шуларны искә төшереп китик. Сабантуй мизгелләрен сез Вконтакте да “Мои Бизяки” группасына Тәлгат Нигматуллин куйган искиткеч матур фотоларда күрә аласыз. Рәхмәт, Тәлгат, сабантуйның матур мизгелләрен тарих өчен саклаганга!
Гадәттәгечә, сабантуйны күңелләрне җилкендерә торган матур ат чабышлары ачып җибәрде. Бу турыда инде сайттагы язманы укыгансыздыр.
11.00 сәгатьтә сабантуйны тантаналы ачыш булды. Бәзәкәлеләрне бәйрәм белән котларга Менделеев районы администрациясе башлыгы Радмир Илдар улы Беляев килгән иде. Бик зур рәхмәт аңа авылдашларыбызны, сабантуй кунакларын олылап килгәне һәм матур теләкләре өчен! Шулай ук Р.И.Беляев авылдашыбыз герой-очучы Сөләйман Авзал улы Гилфанетдиновның 82 ел элек бирелми калган Сугышчан Кызыл Байрак орденын аның туганнары Кәлимуллин Тимерханга һәм Гильфанов Рафитка мәңгелек саклау өчен тапшырды. Быел “Бәзәкә авылы каршындагы хезмәтләре өчен” дигән почетлы билге белән авылыбызда күп еллар авыл советы секратаре булып эшләгән Накыя апа Шакирова бүләкләнде.
Сабантуйда төрле уеннар, баганада капчык белән сугышу, туры һәм кыек баганага менү, гер күтәрү ярышлары һ.б. булды. Авылдашларга әтисе Ибраһим Миндар улы Галимовның матур традициясен дәвам итеп улы Азат Галимов зур матур бүләк әзерләгән иде: ул сабантуйга махсус кунак итеп Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимовны чакырган. Зур рәхмәт сиңа, Азат! Алга таба да эшләрең гел уң булсын! Айдар Галимов сабантуй барышында авылдашларга, матур атларга, оста биючеләргә соклануын белдерүдән тыш, соңыннан йөрәге түзмичә, үзе дә чүлмәк ватырга чыкты. Рәхмәт Айдар Гани улына ерак араларны якын итеп безгә килеп авылдашларның, сабантуй кунакларының күңелләрен күтәргән өчен!
Сабантуйны матур итеп, матур теләкләр, шаян сүзләр белән Илшат Әскәров һәм Ясминур Гыйззатуллина алып бардылар. Илшат үзенең энергиясе белән бөтен сабантуй мәйданын тутырды. Рәхмәт бик күп аларга! Шулай ук ярышларны оештырып, сабантуйны матур итеп алып барган судьяларга, оргкомитет әгъзаләренә, авыл советы хезмәткәрләренә дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Молодцы!
Билгеле инде, сабантуйның бизәге- көрәш. Быел көрәш ике номинациядә узды: 18 яшькә кадәрле яшүсмерләр һәм олылар арасында.
18 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында көрәштә 1 урынны авылыбызның мәдәният йорты директоры Роза Дождикованың улы Тагиров Алмаз алды. Аңа авылыбызның Шанхай егетләре махсус приз- 45 000 сумлык зур телевизор бүләк иттеләр. 2 урынны Турай авылы егете Валиев Илнур алды һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. 3 урынны Бәзәкә егете Адель Нужин алды, аңа шулай ук кыйммәтле бүләк тапшырылды. Яшүсмерләр арасында көрәш сокландыргыч матур булды, бөтен халыкның игътибарын җәлеп итеп торды. Алдагы елларда да бу матур традиция дәвам итсен, тагын да киңәйсен иде!
Олылар арасында көрәштә 1 урынны Камай егете Кәлимуллин Ренас Рәмис улы алды. Аңа ООО “Кама” колхозыннан авылыбызда 33 ел колхоз рәисе булып эшләгән Галимов Ибраһим Миндар улы исемендәге призлар- зур тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды. 2 урынны Турай авылыннан Шаймехәмәтов Рүзәл Рафаэл улы алды һәм телевизор белән бүләкләнде. 3 урынны Татар Ахтиалы авылыннан Гильметдинов Марат Рискат улы алды һәм духовка белән бүләкләнде.
Илләребез тыныч булсын, бәйрәмнәр алга таба да шулай матур булып үтә торсын, балаларыбыз сагынып сабантуйларга кайтсыннар, олыларыбыз һәрвакыт бәйрәмнәребезне бизәп торсыннар!