• Новости

    Мэчеттэ балаларны укыту башлана

    Әссәламәгәләйкум вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтух, хөрмәтле авылдашлар!

         Без мәчет шурасы белән киңәшләшеп, "Балаларны укыту, рухи яктан сәламәтләндерү үзәгенә" авылдашларыбызга корбан итеннән, кем күпме булдыра ала, мәчеткә тапшырырга була дигән мөрәжәгать белән чыккан идек. Аллаһның рәхмәтләре булсын авылдашларыбызга, һәм шулай ук Менделеев районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриевка. Без мәчет шурасы исеменнән авылдашларыбызга рәхмәтләребезне әйтәбез, барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, исән-сау булып, бер-беребез белән туганнар, дуслар булып яшәргә Аллаһе Тәгалә насыйп итсен. Без мәчет шурасы исеменнән спонсорларыбызга ярдәм сорап мөрәжәгать итәбез: балаларызга чыгарылыш көнендә кызларга аерым, ир-малайларыбызга аерым 1, 2, 3 урыннарга акчалата бүләкләр булачак, барысына да призлар, бүләкләр тапшыралачак. Акчаларыгызны (986)931-24-46 телефон номерына (Мехаматнур Рапиевич) беркетелгән 5469 6200 2784 6458 номерлы Сбербанк картасына күчерергә була.

         Вакыт күп калмый, балаларыгызны, оныкларыгызны яздырыгыз. Терапевттан справка алырга кирәк булачак. Мәчет шурасы.

     

                                                                    

                                                                                                                                              Мәчет шурасы









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться